erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның беренче балалар бакчасында Яңа ел кичәсе узды

Күңелле булды

Нинди матур безнең чыршы ,

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Котлы булсын Яңа ел!

Бакчабызның кечкенәләр төркеменә йөрүче балалары белән шаулатып - гөрләтеп Яңа ел кичәсе үткәрдек. Бәйрәмгә Кар кызы белән Петрушка кунакка килделәр. Кар кызы кар бөртекләре булып киенгән кызлар белән бөтерелә -бөтерелә очып биеде. Петрушка һәм Кар кызы балалар белән чыршы янында "Кар йомарламы", "Төлке һәм куяннар", "Кар көртләре" дигән күңелле хәрәкәте уеннар уйнадылар. Яшел чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Җилкәсенә зур капчыгын асып шат күңелле Кыш бабай килгәч бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Балалар Кыш бабайга бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Ә Кыш бабай балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик матур, эчтәлекле үтте. Килгән кунаклар, әти-әниләр матур теләкләр әйтеп, шатлык һәм рәхмәт хисләрен җиткерделәр.

Зиннәтова Г.Б. Гәбделбәрова Ә.Р

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев