erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның Яшь армиячеләр йортында Ачык ишекләр көне узды

9 октябрьдә Арча Укучылар сараена яшь армиячеләр һәм әлеге хәрәкәтнең эшчәнлеге белән якыннан танышырга теләүчеләр җыелды

«Россия буйлап Яшь армиячеләр өчен ашык ишекләр көне» акциясе кысаларында районыбызның Укучылар сараенда эшләүче Яшь армиячеләр йортында Ачык ишекләр көне узды. Бирегә мәктәпләрнең яшь армиячеләре һәм әлеге хәрәкәтнең эшчәнлеге белән якыннан танышырга теләүче 85 укучы килде.

Чарада Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова, Арча районының «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов, районың «Юнармия» штабы начальнигы Илдус Әскәров катнашты. 

Сугышчан хәрәкәтләр ветераны Сергей Баһаветдинов белән очрашу балалар өчен аеруча зур вакыйга булды. Ул Ватанга мәхәббәт турында эчтәлекле һәм тирән әңгәмә үткәрде.

Рәсми өлештән соң иң кызыгы башланды! Яшь патриотлар өчен Юнармия йорты буенча экскурсия, робот техникасы, ату, коптерлар белән идарә итү һәм спорт ориентирлашу буенча мастер-класслар, социаль видеороликлар булдырырга өйрәнгән мультстудия һәм телестудиядә дәресләр  узды. Вокаль мастер-класста бергәләп Юнармия гимнын җырладылар.

Очрашу искиткеч файдалы һәм динамик узды. Безнең районда «Юнармия» хәрәкәтенең яшьләрдә патриотлык, дисциплина һәм җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итеп, шулкадәр актив үсүе бик шәп!

Фотолар: https://vk.com/albums-185727872

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев