Арчаның яшь спортчылары «Лига спринта» ярышларында призлы урыннар яулады
8 августта Мари Эл Республикасының Волжск шәһәрендә Физкультура хезмәткәрләре көненә багышланган «Лига спринта» җиңел атлетика ярышлары узды. Арча спорт мәктәбе вәкилләре арасында өч спортчы призлы урынга лаек булды.
Ярышларда Арча спорт мәктәбенең чаңгы узышлары бүлегендә шөгыльләнүче яшь спортчылар да катнашты. Алар җиңел атлетика өч төр ярышында көч сынашты: 100, 200 һәм 400 метр дистанцияләрдә йөгерде.
Нәтиҗәдә Сөләйман Байрамов – беренче урын;
Лиана Байрамова – икенче урын;
Сафия Байрамова – өченче урын яулады.
Ярышларда Волжск һәм Йошкар-Ола шәһәрләреннән, шулай ук Казан, Зеленодольск һәм Чувашия Республикасыннан килгән яшь спортчылар катнашты.
Фотолар “Арча” спорт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев