Арчаның үзәк стадионында “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Арча-уен” спорт-күңел ачу чарасы узды
Яшьләр өчен каралган бу уеннар районыбызда быел өченче тапкыр үткәрелде. Анда 14-35 яшьлек райондашлардан тупланган дүртәр кешедән торган 28 команда ярышты.
“Арча-уен”ны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты.
“2022 елдан оештырылып килүче бу ярышларның елдан-ел үсүен телим. Башка район командалары да безгә кушылсын иде. Районда гына түгел, Россия күләмендә уздырыла торган чарага әйләнер дип ышанам. Катнашучыларга зур рәхмәт, уңышлар телим”, – диде ул.
Чарада ТР яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мамадалиева да катнашты.
“Россия Президентының “Илебезнең киләчәге яшьләрнең омтылышыннан тора” дигән сүзләрен китерәм. Арча районы яшьләренең үсешкә, сәламәт яшәүгә, спортка, иҗатка омтылуын күрү бик куанычлы. Районның үсеше өчен дә сез һәрвакыт яңа идеяләр җиткереп торасыз. Бүгенге чарада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Ул һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла. Район җитәкчелегенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә рәхмәтемне җиткерәм”, – диде һәм уеннарга старт бирде.
Ярыш этаплары
“Арча-уен” ярышлары берничә сынаудан торды. Аларның тәртибе белән катнашучыларны ярышларның төп хөкемдары, “Арча-уен”ны оештыруга зур көч куючы якташыбыз, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты доценты Равил Нәбиуллин таныштырды. Уенда әлеге университет студентларыннан торган команда да үз көчен сынады.
Старт алдыннан һәр катнашучы башына махсус шлем кияргә һәм иминият өчен әзерләнгән җиһаздан булырга тиеш иде.
Беренче этапта командалар каршылыклардан торган туристлык полосасыннан уздылар. Әзерләнгән каршылыкны команданың һәр катнашучысы узарга тиеш иде. Аларга биш минут вакыт бирелде.
Икенче этапта катнашучыларның велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде. Гади йөрү генә түгел, әлбәттә, махсус әзерләнгән сынаулар белән. Бу этапта һәр командадан бер егет, бер кыз катнашты.
Өченче этапта катнашучылар парлап, зур тәгәрмәчкә кереп басып, аны 50 метр тәгәрәтеп уздылар.
Дүртенче этап иң катлаулыларның берсе – каршылыклардан торган армия полосасы һәм ату. Лабиринт аша үтеп, шуышып, сикереп, үрмәләп узган полосадан соң, һәр катнашучы 10 метр ераклыктан пневматик винтовкадан атты.
Бишенче этапта команданың ике кешесе катамаранда билгеле бер аралыкны йөзеп узды.
Соңгы этап картага карап җирлектә ориентлашу иде. Билгеле бер урыннарга куелган алты контроль пунткны 30 минутта табып, командалар уенны тәмамлады.
Нәтиҗәләр ясаганда командаларның вакытка сыешканлыгы һәм биремнәрнең дөрес үтәлеше каралды. Һәр биремнең үтәлеш вакытын һәм төгәллеген хөкемдарлар билгеләп барды.
Нәтиҗәләр
Башка еллардан аермалы буларак, бу уеннарда быел Таттелеком оешмасы һәм Арча сөт комбинаты хезмәткәрләре дә катнашты. Өлкәннәр командалары арасында шулай ук Курса разъезды, Арчаның 1нче һәм 2нче мәктәпләре, район үзәк хастаханәсе, “Арча” спорт мәктәбе, 6нчы балалар бакчасы бар иде.
“Арча-уен”да катнашучы 28 команданың иң җитез, иң бердәм, иң яхшы алтысы җиңүче исеменә лаек булды. Җиңүчеләр ике төркемгә бүлеп билгеләнде: 1нче төркем – командадагы катнашучыларның яшьләр суммасы 56-100не, 2нче төркем – командадагы катнашучыларның яшьләр суммасы 101-140ны тәшкил итте.
1нче төркем җиңүчеләре:
1 урын – Арчаның 1нче мәктәбе командасы;
2 урын – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы;
3 урын – Арча педагогия көллияте командасы.
2нче төркем җиңүчеләре:
1 урын – “Арча” спорт мәктәбе һәм 6нчы мәктәбе хезмәткәрләре җыелма командасы;
2 урын – район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре командасы;
3 урын – Арчаның 1нче һәм 2нче мәктәбе хезмәткәрләре җыелма командасы.
Республика яшьләре оешмалары арасында ел саен оештырылып килүче грант бәйгесендә җиңеп, районның ФОРПОСТ оешмасы белән берлектә Арча Укучылар сарае өченче ел рәттән әлеге юнәлеш буенча эш алып бара. / Фотолар Арча Укучылар сарае архивыннан https://vk.com/album-185727872_304340297
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев