erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә эчтән генә еладык

Дулкынландыргыч очрашу булды.

Бөек Ватан сугышы герое Валентин Ежковның сугышта һәлак булуы, сугыш вакытында кызларның ("Төнге убырлар") фанер самолетта төнлә немецларны бомбага тотуларын,  япь-яшь килеш күпләп һәлак булуларын, утлы Әфганистан сугышы, махсус хәрби операция михнәтләрен тыныч кына карап та, тыңлап та булмый, уйга калып, эчтән елап тыңлыйсың. Әнә шундый дулкынландыргыч очрашу Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәптә (директоры Эльмира Сафина) “2025-Ватанны саклаучылар елы”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел”  уңаеннан булды. Очрашуга менә кемнәр килде: Әфганистан сугышы ветераны, прапоршик, “Рәхмәтле Әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән Рафикъ Җамалиев, махсус хәрби операциядә катнашучы, Батырлык ордены кавалеры, Суворов медаленә ия Артем Осин, отставкадагы подполковник, “Байконур” космодромы баш эпидемиологы, Арчаның 1нче мәктәбен 1975 елда тәмамлаган Александр Белов, Арча педагогика көллиятеннән сугыш булган урыннарда студентлар белән эзләнүләр алып баручы Илһам Низаметдинов..

Иң башта мәктәпнең исемен йөрткән Арча егете, Бөек Ватан сугышы герое Валентин Ежков турында видеофильм карап үттек. 8 сыйныф кызлары Бөек Ватан сугышы вакытында төнлә фанер самолетта немецларны бомбага тоткан кызлар - “Төнге убырлар”ны сәхнәдә уйнап күрсәттеләр. Малайлар да уйнады. Бик дулкынланып карадык.

Аннан соң кунаклар сөйләде. Ә залда бары тик укучы малайлар гына утырды. Тып-тын калып тыңладылар. Сораулар да бирделәр. Соңыннан бергәләп фотога төштеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре