Арча балын – Венгриягә!
Венгриягә елга 3 мең тонна бал сату турында килешү төзелгән
2 апрельдә район умартачыларының җыелышы булды. Анда “Татарстан умартачылары” оешмасы рәисе Марат Миннебаев, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, төрле хезмәтләр вәкилләре, хуҗалыкларның баш агрономнары катнашты.
Җыелыш кызыклы, файдалы, уйланырлык булды. Арча умартачылары республикада күренекле урын тота. Моңа кадәр балны урнаштыру проблемасы бар иде. Ул хәл ителер кебек. М.Миннебаев әйтүенчә, республика Венгриягә елга 3 мең тонна бал сату турында килешү төзегән. Билгеле инде, анда данлыклы Арча балы да булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев