“Тоннель” профилактик чарасы: 9 кешегә беркетмә төзелгән
22 августта Арча юлларында “Тоннель” профилактик чарасы оештырылды.
Ул исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан, машина йөртү таныклыгы булмаган, яки аны алдырып та машина белән идарә итәргә кыюлыгы җиткән шоферлар өчен чын “ау” булды. Тик андыйлар уяу да булып чыкты, бер генә очрак та теркәлмәгән. Шулай да Арча эчке эшләр бүлеге, ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “буш кул белән” кайтмаган. Укып булмый торган дәүләт номерлары өчен 4, үзе белән документларын алырга онытканнарга 2, тиешеннән артык каралткан тәрәзәләр өчен 3 беркетмә төзелгән. Киләчәктә дә Арчада “Тоннель” профилактик чарасы оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев