erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада оперштаб утырышы узды

Арчада санитар таләпләрне үтәмәгән ике эшмәкәрнең эшен вакытлыча туктатканнар.

Бу хакта районның коронавируска каршы оператив штаб утырышында билгеле булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

- Яз көне эшмәкәрләрнең кырыс шартлардан ничек зарланганын барыбыз да яхшы хәтерли. Шуңа кире кайтмас өчен хәзер санитар таләпләрне барыбыз да төгәл үтәргә тиеш. Әйткәнне аңламаучыларга катгый чаралар күрергә кирәк,- диде ул.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Айдар Баһавиев сүзләренчә, көн саен дистәгә якын беркетмә төзелүгә карамастан, җәмәгать урыннарында битлексез йөрүчеләр һаман да очрап тора икән.

Ә хәл дөрестән дә катлаулы. Баш табиб Тәлгать Баһаветдинов авыручылар саны артуын, чирне авыр кичерүчеләр күбәюен әйтте. Хәзерге көндә хастаханәдә 29 кеше,шуларның 4се реанимациядә, 1се ИВЛ аппаратына тоташтырылган, 20 се кислород маскасы белән. Ул районда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар да барлыгын искәртә. Бүгенге көнгә 17385 кешегә гриппка  каршы вакцина ясалган.

Оперштабта өйдә дәваланучыларны бушка дарулар белән тәэмин итү турында да сүз булды. Аны тормышка ашыру тәртибе әлегә ачыклана. Бу турыда соңрак язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев