erid:2VtzquqpS7d
Арчада Приора машинасы янып беткән
Арча яңалыклары

Арчада Приора машинасы янып беткән

Кичә, 21 мартта, 18 сәг. 20 минутта янгын сүндерү бүлегенә хәбәр килә

Янгын сүндерү бүлегенә Арчаның Сафин урамында гараж  януы турында хәбәр ителә. Коткаручылар килгәндә, гараж түбәсе астыннан куе төтен чыккан, ут күренмәгән. Янгын нәтиҗәсендә ВАЗ 2170 маркалы машина янып беткән. Беренче тикшерүләр буенча, янгын электр чыбыгыннан чыккан дип фаразлана.

Бәхеткә каршы, үлүчеләр һәм сәламәтлекләренә зыян килүчеләр юк


Арча хәбәрләре

Нет комментариев