erid:2VtzquqpS7d
Арчада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде
Арча яңалыклары

Арчада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасыннан азат ителде

Бүген район Советының чираттан тыш утырышында оештыру мәсьәләләре каралды.

Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмовны, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән вазифасыннан азат итү турындагы гаризасын канәгатьләндерделәр. Башкарма комитет җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару аның беренче урынбасары Илшат Галимуллинга йөкләнде.

Расул Ринат улы депутатларга һәм район активына бергәләп аңлашып эшләүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

- Районның соцаль-икътисади мөмкинлекләре бик зур, киләчәктә дә Арчаның республика үсешенә лаеклы өлеш кертәсенә ышанам, - диде ул.

 


Нет комментариев