erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Сабантуй узды

Милли уеннар, көрәш булмаса да, кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү, җыр-моң күңелләргә бәйрәм бүләк итте.

Арча Мәдәният йорты фойесында бәйрәм кунакларын сәнгать осталары җыр-моң белән каршы алды. Аннан, бәйрәмне тантаналы рәвештә ачу һәм котлау өчен сәхнәгә район башлыгы Илшат Нуриев күтәрелде. 

 2020 - Татарстаныбыз, Арчабыз өчен вакыйгаларга бай ел. Быел без Бөек Җиңүгә 75, ТАССР төзелүгә 100, Арча районы оешуга 90 елны билгеләп үтәбез. Хөрмәт белән сәхнәгә ТАССР, Арча, Сабантуй әләмнәрен алып менделәр. Аларны алып менү хокукы районыбызның алдынгы спортчылары - 2019 елның абсолют батыры Илшат Идиятов, россия спорт остасы, бокс буенча күптөрле ярышлар җиңүчесе Азамат Галиев, милли көрәш буенча Россия чемпионы Рәниф Нурисламовка бирелде. 

Сәхнәгә хезмәтләре белән елдан-ел уңышларга ирешеп, борынгы бабаларыбыз мирас итеп калдырган игенчелек һөнәренең дәвамчылары, быел "Сабан батыры-2020" исеменә лаек булган егетләр - авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә озак еллар нәтиңзле, тырыш  хезмәт куючы механизаторлар күтәрелә.

1 урында "Игенче" агрофирмасы механизаторы Әхтәм Гарипов. Ул 4739 га җир эшкәрткән.

2 урында "Кырлай агрофирмасы" механизаторы Раил Рәхимов. Ул 4629 га җир эшкәрткән.

3 урында "Северный" ширкәте механизаторы Фәнис Вәлиуллин. Ул 3315 га җир эшкәрткән.

Язгы кыр эшләрендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар һәм маәина йөртүчеләр:

"Ватан"нан Данис Әһлиуллин,

"Тукай"дан Фидаил Сабиров,

"Ашытбаш"тан Илнар Шакиров,

"Ташкичү"дән Айрат Шаһидуллин,

"Ак Барс" агро"дан Гайнулла Шәймуллин,

"Заря"дан Рамил Шакиров,

"Курса МТСы"ннан Әхәт Шәрәфиев,

"Яңарыш"тан Фирдүс Мортазин,

"Казанка"дан Ингел Шәрипов,

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Ашыт"тан Илгиз Галәветдинов,

"Аю"дан Данил Лотфуллин,

"Кызыл-Яр"дан Илдар Карәмов,

"Кишет"тән Зөлфәт Галиуллин,

"Төрнәле-Пошалым"нан Рамил Сабиров.

ТР физик тәрбия һәм спорт өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәне һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

"Арча" спорт мәктәбенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Венера Таджибаева,

шушы ук мәктәпнең тренеры Марат Галиев.

"ТАССРның 100 еллыгы медаленә ия булдылар:

43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина,

районыбызның физик тәрбия өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераны Ягъфәр Шәмиев.

Арча район башлыгының Рәхмәт хаты һәм "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале белән бүләкләнделәр:

Арчадан Альберт һәм Рәмзия Хәмидуллиннар.

Узган ел Сабантуй көнендә дөньяга аваз салган сабый Илназның әти-әнисе - Иске Ашыттан Зәлилә һәм Илдус Сираҗиевлар.

Арча сәнгать осталары хезмәт алдынгыларына бәйрәм концерты бүләк итте. Җырларның һәммәсе диярлек авыл, туган җир, табигать белән бәйле. Сәхнәдәге зур экраннан җыр темасына кагылышлы сурәтләр күренеп бара. Гомере буе кырда эшләсә дә, алар бу матурлыкны туктап карап тора алмый, вакытлары юк. Ә бүгенге бәйрәм хезмәт ияләре өчен җанга рәхәт ял булды.

Сезнең алда баш иябез, тырыш, фидакарь хезмәт кешеләре! Сәламәт булыгыз! Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X