15 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында республикакүләм һөнәри осталык бәйгесе үткәрелде.
Бәйгедә 10 укытучы катнашты. 1 нче урын ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте” укытучысы Хайруллина Илгиза Мөфаздал кызына, 2 нче урын “Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” укытучысы Нуриева Миләүшә Әмир кызына, 3 нче урын ДАҺБУ “Кукмара аграр көллияте” укытучысы Шакирова Рәзинә Габделбәр кызына бирелде.
Бәйгедә катнашучыларга “Мәгариф – Вакыт” нәшриятының махсус бүләкләре тапшырылды.
Нет комментариев