erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Татарстанда 5 меңнән артык гаилә балаларын укыту өчен ана капиталы акчасыннан файдаланган

Ана капиталы акчасын мәктәп яки югары уку йортында белем алуга гына түгел, башка белем бирү хезмәтләренә дә тотарга мөмкин

Татарстанда быел 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчасын балаларын укытуга юнәлдергән. Бу дәүләт ярдәменнән файдалануның иң киң таралган юнәлешләренең берсе, дип хәбәр итә Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенә сылтама белән “Татар-информ”.

Ана капиталы акчасын мәктәп яки югары уку йортында белем алуга гына түгел, башка белем бирү хезмәтләренә дә тотарга мөмкин. Әйтик, әти-әниләр бу акчаны балалар бакчасы өчен түләүгә, түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, иҗади студияләргә, чит телләр курсларына һәм башка өстәмә дәресләргә юнәлтә ала. Автомәктәптә уку өчен дә ана капиталы акчасын файдаланырга мөмкин. Төп шарт – акча күчерелә торган оешманың тиешле белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш.

«Ана капиталы программасының мөмкинлекләре мәктәптә яки югары уку йортында уку өчен түләү белән генә чикләнми. Әти-әниләр акчаны баланы балалар бакчасында карап тоту һәм тәрбияләү хезмәтләренә, шулай ук өстәмә үстерешле дәресләргә – түгәрәкләргә, спорт секцияләренә, иҗади студияләргә, чит телләр курсларына яки хәтта автомәктәптә укытуга юнәлтә ала. Төп шарт үзгәрешсез кала: акча күчерелә торган белем бирү оешмасының тиешле эшчәнлекне башкару өчен гамәлдәге лицензиясе булырга тиеш», – дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда ана капиталы күләме беренче бала туганда – 728 921 сум, ә икенче яки аннан соңгы бала туганда, моңа кадәр ана капиталы алу хокукы барлыкка килмәгән булса, 963 243 сум тәшкил итә.

Нет комментариев