22 сентябрьдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында Арча агросәнәгать көллияте базасында хуҗалык җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде.
Башта семинарда катнашучылар көллиятнең ныклап төзекләндерелгән биналарын карадылар. Хәзер уку-укыту өчен шартлар бик яхшы. Зөлфәт Дәүләтбаев көллияттә 12 төрле белгечләр әзерләүләр әйтеп үтте. Аларның күбесе авыл хуҗалыгы тармагы өчен.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов хуҗалык җитәкчеләрен көллият белән хезмәттәшлекне ныгытырга чакырды.
Пленар өлештә терлекчелектә сигез айлык эшкә йомгак ясадылар. Кыр эшләре, азык әзерләүнең барышы турында сөйләштеләр, хуҗалыкларның эшчәнлегенә анализ ясадылар.
Нет комментариев