Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә студентларга юлсыз мототранспорт чараларын, шул исәптән квадроциклларны, куркынычсыз файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар.
17 сентябрьдә Арча агросәнәгать көллиятендә иминлек чарасы узды. Аның төп максаты – квадроцикллар белән идарә иткәндә килеп чыгарга мөмкин бәхетсезлек очракларын кисәтү, яшьләргә техника белән эш иткәндә саклык чараларын үтәргә кирәклеген аңлату булды. Дәрестә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов катнашты.
“Студентлар куркынычсызлык техникасы һәм юлсыз мототранспорт чараларын куркынычсыз файдалану кагыйдәләре буенча мәҗбүри таләпләр, саклану чараларын куллану, шулай ук саклык чаралары, файдалану кагыйдәләрен бозган өчен таләпләр белән таныштылар”, – дип белдерде ул.
Очрашуда шулай ук квадроцикллар катнашындагы юл-транспорт һәм башка бәхетсезлек очраклары статистикасына да тукталдылар. Татарстанда соңгы елларда теркәлгән шундый вакыйгалар мисалында юлсыз мототранспорт чараларын дөрес кулланмауның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеге аңлатылды.
Дәрес барышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе әзерләгән мототехника белән куркынычсыз идарә итүгә багышланган видеоролик та күрсәтелде.
Нет комментариев