erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Армиягә китсәң иде сөйгән ярларың белән

Хәерле сәгатьтә, егетләр

Шушы көннәрдә Арча һәм Әтнә районыннан бер төркем егетне армия сафларына озаттылар.
Гадәттәгечә, башта әти-әниләр белән булачак солдатларны хәрби комиссариатка җыйдылар. Җитәкчеләр аларга теләкләрен җиткерде, киңәшләрен бирде. Егетләргә истәлек бүләге дә тапшырылды. Аннан булачак ил сакчылары хәрби комиссариат каршында очрашты. Иртәнге сәгать биштә бар да шунда иде инде. Сабантуй, диярсең, шулкадәр халык күп. Якыннары, туганнары, дуслары җыелган, сөйгән ярлары озатырга килгән.

Элеккеге вакыттагыча гармун тавышы ишетелмәсә дә, колакта җыр сүзләре яңгырап торды.
Армиягә китсән иде,
Сөйгән ярларың белән...
Үзенә бер күңелле чор. Әти-әниләрнең күзләре елаудан кызарып чыкса да,  уллары янында үзләрен нык тотарга тырышалар. Күпкә аерылышмыйлар бит, бер елга гына. Ә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Башларын югалтмасыннар. Иң беренче киңәшем шул. Төрле вакыт була. Полигонда дә. Мин герой, дип йөриәскә, уйлап эш итәргә кирәк. Ә армиягә барудан куркырга кирәкми. Ул егетләрдән чын ир-ат ясый, - диде Югары Атыдан Булат Хурамшин.
Ул туганын озатырга килгән. Үзе махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә. Кыска вакытлы ялга кайткан.
- Ялны биреп торалар, Аллага шөкер. Дүртенче тапкыр кайттым инде, - диде ул.
- Булат мобилизацияләнеп моннан ике ел элек киткән. Аңа кадәр кирпеч заводында эшләгән. Үз районымның патриоты мин, беркая дә китмәдем, ди. Егетләргә исән-имин хезмәт итеп туган төбәкләренә кайтуларын теләде.

Моңсу гына читтә торган бер ханым янына килеп сүз башладым.
- Кемегезне озатасыз? 
- Улымны. Күңел тула. Моңсу. Бер ел күрешмәячәкбез бит, - диде ул күз кырыена килеп бөялгән яшь бөртекләрен бармак очы белән сыпырып алып.
- Сөйләшеп киттек. Арчадан булып чыктылар. 
-  Улым Искәндәр Кадыйровны озатабыз. Әтисе Илшат та биредә. Улыбыз алтынчы мәктәптә, аннан Әтнә техникумында укыды. Бик тәртипле бала булды. Олы улыбыз буларак, терәгебез. Армиядә дә йөзгә кызыллык китермәвенә ышанабыз, - диде Ләйсән Кадыйрова.
Кадыйровларның тагын ике уллары үсеп килә. Берсе тугызынчы, икенчесе өченче сыйныфка бара. Алар да абыйлары белән горурлана.
- Исән-сау хезмәт итеп кайтсын, үзен сакласын, кешелекле булсын, - диде Ләйсән ханым.
- Армиягә барасым  килә иде. Чөнки хезмәт итеп кайту үзем өчен кирәк, - диде Искәндәр үзе.
Егетләрне автобуска чакырдылар. Барысы да көр күңелле, елмаеп кул болгап саубуллашалар. Автобус кузгалып китеп күздән югалды. Ничектер күңелгә авыр булып китте. Озатуы моңсу булса, бер елдан шатланып каршы алырга язсын үзләрен. Хәерле сәгатьтә, егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре