erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арыш басуы тикшерелде

Явым-төшем, кар катламы ничек?

" Россельхозцентр"ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан 2024 елның 13 февраль көнне ООО АПК Ашытбаш хуҗалыгының баш агрономы Мухаметдинов Вадут белән берлектә 124 гектарлы борчактан соң чәчелгән арыш басуы тикшерелде. Басуда кар катламы  96 см., җир өстеннән  20 см. биеклектә 2 см. калынлыкта тыгыз кар катламы хасил булган. Тармаклану үзәгендә (җир өстенән  2-3 см. тирәнлектә) температура -0,4 градус. 
1 кв.метрда 350 үсемлек саны, арыш тармаклану фазасында. 
 Басуның караган өлешендә  кыр тычканнарының  зыян китерүе күзәтелә.  Үсемлекләрнең яшәү көчен билгеләү өчен пробалар алып тетразол эремәсендә тикшерелде. Яшәү көче 97 процент
 Арча метеостанциясе мәгълүматләре буенча февраль аеның беренче 10 көнлегендә уртача һава температурасы -9,3 градус (норма 12,3 градус, 2023 елда 8,4 градус). Явым –төшем 30,3 мм (норма 10 мм, 2023 елда – 7 мм) 2023 елда бу көнгә кар катламы 33 см. булган. Туң катламы 12-15 см. (2023 елда 25 см. булган)

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре