Әтиебезнең исән-сау өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәбез
“Үскәч әтием кебек ил сакчысы булам”
Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр арткан.
Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга җитә. Ул республикадан (1,05 миллион), РФ Оборона министрлыгыннан (195 мең), районнан (300 мең сумга кадәр) бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.
Бу түләүләрне алу өчен 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзергә кирәк. Аларны махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Республикада хәрби контракт төзергә аларны да җәлеп итәләр. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә.
– Балаларның күңелләрен күрергә тырышалар. Әле күптән түгел бушка автобуслар белән циркка алып бардылар, концертларга йөртәләр. Мәктәптә бушка ашаттылар. Кыз район Мәдәният йортына биергә өйрәнергә йөри, анда ярты бәя генә түлибез. Хезмәт хакы килеп тора. Званиесенә карап артты да. Башта рядовой иде, хәзер сержант булды. Медаль бирелүе турында да әйткәннәр, анысы соңрак тапшырылачак. Өлкән гранотометчик ул, күтәреп йөрү өчен авыр корал булганга ярдәмче дә бирделәр. Ветеран таныклыгы тапшырдылар. Ә иң сөендергәне Арчада социаль ипотекага фатир алдык. Гадәттә аны биш-алты ел көтәләр, ә без ике ел дигәндә фатирлы булдык. Документларын ирем Раят киткәнче җыйган идек. Фатирның үзен ул әле күрмәде, – диде Гөлнур Насыйбуллина.
Гөлнур үзе Акчишмә кызы, ә ире Раят Иске Ашыттан. Мәктәптән соң Казандагы педагогика көллиятендә өч ел укыган, программист һөнәре үзләштереп чыккан. Аннан армия сафларына алынган. Төньяк Кавказга киткән, берничә җиргә күчергәннәр, өйгә Астраханьнан кайткан. 2013 елдан бирле сак оешмасында инспектор булып эшли. Гаилә кора. Гөлнур белән ике бала үстерәләр. Олысы Әдиләгә 11 яшь, бишенче сыйныфка укырга бара. Әтисе киткәндә балалар бакчасына йөргән Райнур да быел икенче сыйныфта.
Раят Насыйбуллин иң беренчеләрдән булып махсус хәрби операция барган зонага китә. Һәм шул көннән бирле илебез сагында. Алгы сызыкта.
– Кыска вакытлы ялга кайтмаганына августта бер ел була инде. Аңлыйбыз, көтәбез, – диде Гөлнур. – Балалар бик сагына. Балалар бакчасына йөргәндә: “Нигә башкаларны әтиләре ала, ә минеке килми? Нигә минем әти юк?” – дип үзәкне өзә иде Райнур. Хәзер аңлый башлады. “Үскәч мин дә әти кебек илебезне сакларга барам”, – ди. Әтиебез белән горурланабыз.
Хәзерге вакытта Насыйбуллиннар зур, иркен, матур фатирларында яши.
– Кайнанам белән кайнатам бик яхшы кешеләр. Алар белән даими элемтәдә торабыз, – диде Гөлнур. – Якыннарның ярдәмнәрен тою да көч бирә, сабырлык өсти. Хәзер махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, әтиебезнең исән-сау өйгә кайтуын түземсезлек белән көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев