Ау сезоны башланды
2 сентябрьдә республикада киек кошларга ау сезоны башланды. Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Росгвардия“ идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәге белән берлектә аучылык биләмәләрендә рейдлар уздыралар.
Рейдлар барышында аучылык кагыйдәләренең үтәлешен, корал йөртүгә рөхсәт булуын һ.б. тикшерәләр.
Ау кагыйдәләре буенча киек кошларга сазлык-болын кошлары: дупель, бекаслар, гаршнеп, турухтан, чибис, тулес, хрустан, зур кроншнеп, улитлар, веретенниклар, кроншнеплар, мородунка, камнешарка, тартар һәм гади погоныш керә.
Суда йөзүчеләр: казлар, үрдәкләр һәм су тавыгы (лысуха).
Дала һәм кыр кошлары: бытбылдык, күгәрченнәр, горлица һәм соры көртлек.
Урман кошлары: тәлләтәвеч, суер, көртлек һәм боҗыр.
Зур улит, зур кроншнет, зур веретенник, клинтух, гади горлица Татарстан Респуликасының, зур кроншнеп, пискулька һәм соры каз Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән. Аларга ау тыелган.
Республикада тынлык сәгатьләре һәм көннәре юк.
Ау сроклары – су, сазлык-болын, дала һәм кыр кошларына – 2 сентябрьдән 5 декабрьгә кадәр.
Урман кошларына – 2 сентябрьдән 2024 елның 5 гыйнварына кадәр.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев