erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Август аенда Татарстанда һава торышының нинди булачагы билгеле

Аномаль эсселек алдагы көннәрдә дә сакланачак.

Татарстанда август ае аномаль эсселектән башланды. Республиканың көньяк перифериясендә урнашкан киң антициклон аркасында эссе һәм коры һава торышы урнашты. Тулаем август җылы булачак, дип вәгъдә итә метеорологлар.

«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, августта Татарстан территориясендә уртача айлык һава температурасы нормадан бер градуска югарырак булыр, дип көтелә. Республика буенча норма 17,7 градус тәшкил итә, ә Казанда – 18,3 градус. Явым-төшем республика буенча 54,4 мм, ә Казанда 54,1 мм булыр дип фаразлана», – дип хәбәр итте «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология башлыгы Феликс Гоголь.

Августның беренче ункөнлегендә республикада температура климатик нормадан бер градуска югарырак булачак. Бу вакытта норма +19...+20 градус тәшкил итә. Аномаль эсселек якын көннәрдә дә сакланачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев