Август ахырында көннәр ничек булачак?
Салкынайтамы?
Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Республикада берничә атна буе көннәрнең эссе торуы, явым-төшемнең булмавы сәбәпле, хәтәр күренеш – «атмосферада корылык» күзәтелә. Шуңа күрә республикада урманнарга янгын куркынычы яный.
Синоптиклар августка хас булмаган эсселек һәм корылыкны аз хәрәкәтчән циклон белән аңлата. Көн дәвамында һава +30…+32 градуска кадәр кыза, тәүлеклек уртача температура – нормадан 7–8 градуска югары. Ялларда да һава торышында үзгәрешләр көтелми. Шимбә, якшәмбе – 27–28 августта көндез +29…+34, төнлә +10…+15 градус. Яңгыр юк.
Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында – 29 августта термометрның терекөмеш баганасы шул ук +29…+34 градусны күрсәтәчәк. 30 августта да эссе булачак. Кайбер районнарда зарыгып көтелгән яңгыр яварга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев