"Авыл" стажы өчен өстәмә түләү 1511 сум 12 тиен булды
Белеп торыйк.
Татарстанда 60 меңгә якын пенсионер “авыл” стажы өчен өстәмә акча ала
Газета укучыларыбызда сораулар бар. Шул уңайдан без пенсия фондының клиентлар белән эшләүче бүлекчәсе җитәкчяесе урынбасары Миләүшә Сабирова белән сөйләштек.
--Миләүшә Рәисовна, авыл хуҗалыгында эшләгән пенсионерларга өстәлә торган акча бүген күпме тәшкил итә?
--1511,12 сум. Бу өстәмә 2019 елдан башлап һәр елны индексацияләнә. Быел 2021 елның 1 гыйнвареннан ул сумма 1511 сум 12 тиен булды. 3нче төркемдәге инвалидлар өчен -- 755,56 сум.
--Искә төшерик әле: бу акчаны кемнәр ала?
--Авыл хуҗалыгында эшләгән кешенең стажы кимендә 30 ел булырга тиеш. Әлеге өстәмәне яше тулып, яки инвалидлык буенча пенсия алучылар ала. Шарт: пенсионер авыл җирендә яшәргә һәм эшләмәскә тиеш.
-- Кайбер һөнәр ияләре авылда яшәп, эшләсә дә, аларның стажы “авыл”ныкына керми.
--Кимендә 30 ел авыл җирендә эшләп, әлеге өстәмәгә хокукы булганнарның Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган (карар 29.11.2018 №1440) исемлеге бар. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, колхоз, совхозларда, фермер хуҗалыкларында эшләгән 500дән артык һөнәр ияләре бар. 2019 елның 25 июненнән (№805) ул исемлек киңәйтелде. Мәсәлән, әлеге исемлеккә диспетчер, лаборант, табиб-эпизоотологлар, ветеринария аптекалары мөдирләре, шәхси эшмәкәр—авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре кертелде.
--Авыл советларында, авыл кибетләрендә, балалар бакчаларында, медпунктларда эшләгән авыл кешеләренә әлеге өстәмә каралмаган.
--Әмма монда бер искәрмә бар: әгәр дә бу учреждениеләр колхоз, совхоз һәм крестьян-фермер хуҗалыгыныкы икән, ул вакытта аларда эшләүчеләргә өстәмә акча бирелә.
--Гомер буе авылда эшләгән пенсионер шәһәргә китәргә мөмкин. Бу очракта өстәмә акча алу тәртибе ничек?
--Өстәмәгә хокукы булган пенсионер авыл җирендә яшәргә тиеш. Әгәр дә пенсионер шәһәргә киткән икән, киредән авылга кайтып яшәргә тиеш булып чыга. Ә менә гомер буе шәһәрдә эшләгән пенсионер авылга кайтып яшәргә мөмкин. Бу очракта аларга өстәмә акча каралмаган.
--80 яше тулган пенсионерларга бу өстәмә ничек исәпләнә. Берәр төрле искәрмә юкмы?
--“Авыл” стажлы 80 яше тулган һәм 1 төркемдәге инвалидларга шулай ук 1511 сум 12 тиен өстәмә акча бирелә. Пенсия база һәм страхование өлешләреннән тора. 2021 елның 1 гыйнвареннан пенсиянең база өлеше -- 6044, 48 сум. “Авыл” стажы өчен өстәмә шушы база өлешенең 25 процентын (1511,12 сум) тәшкил итә. Әгәр дә пенсионер 80 яшенә җитсә яки 1 төркемдәге инвалид булса, пенсиянең база өлеше икеләтә артып, 12088,96 сум була. Әмма авыл стажы өчен өстәмә түләү икеләтә артмый – 1511,12 сум кала.
--“Авыл” стажы өчен түләүне эшләмәүче пенсионерлар гына ала. Ә эшләп торган пенсионер эштән туктаса?
--Эштән туктагач та пенсия фондына хезмәт кенәгәсе белән килеп, гариза язарга кирәк. Моны электрон элемтә аша да башкарырга була. Бу өстәмә акчаны алу өчен эшләнә. Ялдагы пенсионер эшкә урнашкан очракта да пенсия фондына белгертергә кирәк, чөнки эшләгән айлар өчен өстәмә акча килү вакытлыча туктатылачак.
--Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.
Румия Надршина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев