Носы авылында Габдрахмановларның сайлауга бармый калганнары юк.
Носы авылында яшәүче Нурисә апа Габдрахманова гомер буе сыер савучы булып эшләде. Ире Салимҗан абый механизатор шахтер. "Тырыш, куркэм гаилэ, - дип сөйләде авылдашлары турында Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова. - 5 кыз тэрбиялэп очырдылар. Россиянен төрле почмакларына. 2 кызлары Золфия Зилэ Себер якларында яшилэр". Без бу гаиләгә исәнлек-саулык, балалар бәхете телибез. Ә сайлауны алар үзләренең бурычлары итеп саныйлар. Чөнки сайлаудан ил язмышы, тормыш дәрәҗәсе тора.
Нет комментариев