Ахун чишмәсенә агач утыртылды
Өлкәннәр декадасы уңаеннан агач утырту өмәсе оештырылды
«Туган ягым – яшел бишек» проекты кысаларында, Халык язучысы Гариф Ахуновның туган көне һәм якынлашып килүче Өлкәннәр декадасы уңаеннан Ахун чишмәсендә агач утырту өмәсе оештырылды.
Казанбаш авылы, Арча шәһәре өлкәннәре һәм музей хезмәткәрләре бу чарада бик теләп катнаштылар. Хөрмәтле өлкәннәребез агач утырту барышында Гариф Ахунов турында кызыклы истәлекләр белән уртаклаштылар. Саваплы эш тәмамлангач, учакта пешкән пылау, самоварда кайнаган тәмле чәй белән сыйланып киләчәккә планнар кордылар. Изге эштә катнашучы һәркем канәгать калды. Агачларны изге теләк белән ихлас күңелдән утырттык. Алар һичшиксез үсеп китәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев