erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Азалия Гран-при яулады

Азалияне котлыйбыз!

Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10 нчы сыфный укучысы Азалия Сабитова “ Глаголица” халыкара әдәби премиясендә  финалга үтеп,  “Татар прозасы” юнәлешендә Гран – при яулады һәм бәллүр ябалакка ия булды. Бәллүр ябалак  – бу бәйгенең  иң дәрәҗәле бүләге.Азалия шулай ук планшет белән бүләкләнде.Бәйгенең беренче турында  Россиянең төрле төбәкләреннән, США, Индия, Африка, Италиядән дә  балалар катнаш-ты.Финалга үткән 130 укучының эшләрен дәрәҗәле жюри бәяләде.Бүләкләү тантанасы С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үтте.

 Бәллүр ябалак: хыялый өнем.

        Сабый чагымда җырлый белү сәләте минем өчен чынга ашмас хыял иде. Спойлер ясыйсым килми, әмма бу теләк әле дә гамәлдә түгел. Миндә матур җырлау осталыгы юк. Аның каравы, әнием китапханәче булгангамы икән, кечкенәдән зур кызыксыну белән китаплар укып үстем. Нигәдер бүгенге көнгә кадәр генә язу эшен үземнең төп сәләтем дип санамый идем. Юкка гына, һавадагы торнаны тотам дип, кулыңдагы чыпчыкны ычкындырма димиләр шул. Уйлап карасаң, каләм тотып иҗат эшенә керешер өчен дә, кешедә табигый язу сәләте булырга тиеш.        

      Әгәр 2021 нче елда “Глаголица” премиясе белән танышмаган булсам, үземдәге талантны күрә һәм үстерә алыр идемме икән? “Глаголица“ ул- 10- 17 яшьлек иҗат иүчеләр өчен халыкара дәрәҗәдә үтә торган уникаль проект. Иҗади тормышымның мөһим урынын биләгән проект турында тулырак сөйләргә телим.

       Күптән түгел «Глаголица» 10 нчы халыкара бәйсез әдәби премия булып узды. Җәмһүриятебездә генә түгел,   Рәсәйдә, күп кенә илләрдә приоритетта булган бәйге быелны үзенең географик карталарын тагын да киңәйтте. Оештыручы комитет әйтүенчә, Глаголицага хәттә Замбезидан да катнашырга теләк белдергәннәр. Төгәл әйткәндә, бәйгегә  катнашу өчен 2558 гариза  җибәрелгән булган. Гаҗәп хәл түгел, юбилей сезоны булгач, быелны кайбер үзгәрешләр дә көтелде. Премия катнашучылар каладагы “Адымнар мәктәп комплексы”на җыелды. Биредә узган 5 көндә онытылмаслык хатирәләр тупладык.  Иҗади смена яңа танышуларга бай булды, озак күрешмичә торган дуслар белән дә очраштык. Язучы, остазларыбыздан әдәбият буенча дәресләр алдык, кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. Башкалабыз Казан буенча сәяхәт кылдык, Татарстан кунагы Ксения Алфёрованың моноспектаклендә булдык. Кытайдан килгән делегация, язучы Жуань Мэй белән очраштык. Аның «Девочка идёт вперед» исемле китабы буенча әңгәмә кордык.             Глаголица премиясенең иң истә калган мизгеле тантана өлеше булды. Ул, быел юбилей сезоны булганга күрә, С. Сәйдәшев исемендәге  Зур концертлар залында узды. Бәйрәм кичәсен Рәсәйнең атказанган актрисасы Нонна Гришаева алып барды.

       Танта өлешенең кульминациясе минем өчен “Татар прозасы” юнәлешендә гран-при яулавым булды. Шәхси тәҗрибәмә килгәндә, бәйсез әдәби премиядә беренче тапкыр сигезенче сыйныфта укыганда катнашып, уңышлы чыгыш ясадым. Ул зур җиңүем җилкәләремә ап-апк канатлар иңдергәндәй булды. Татлы хисләр ташкыны миңа күтәрелер өчен алтын баскыч төзеде. Һәм менә, инде 2023 нче ел – мин янә тәүге баскычта, әмма бу юлы кулларымда бәллүр ябалак, димәк мин, абыну-егылуларга каршы торырдай көчкә ия!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     Кадерле “Глаголица”, кадерле остазларым! Миңа ышаныч белдергәнегез өчен сезгә  рәхмәт сүзләре җиткерәм. Мин һичшиксез сезнең өметегезне аклармын!

    Азалия Сабитова, Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре