erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әзерлек әйбәт, эштә дә сынатмаслар

Кырдагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык мәкале

11 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында хуҗалыкларда урып-җыю техникасының әзерлеген кабул итү булды.

Гадәттә мондый эшләр, район капкасы булган “Яңарыш“ ширкәтеннән башланып китә. Бу юлы да шулай булды. Комбайннарны, урып-җыюда катнашасы техниканы бер рәткә тезеп куйганнар, аларның ияләре – механизаторлар үзләре дә шунда.

– Безнең егетләр язгы кыр эшләрен зур оешканлык белән башкарып чыктылар. Азык әзерләүдә дә матур гына итеп эшлиләр, игеннәрне урып-җыюда да сынатмаслык итеп әзерләнделәр, – диде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.

Район башлыгы Илшат Нуриев та мактады үзләрен: “Бик матур итеп эшлисез, сәламәт булыгыз, уракны хәвеф-хәтәрләрсез тәмамларга язсын!“ – диде.

Әлеге хуҗалыкта механизаторлар тәҗрибәле, хуҗалар кадерләп кенә тота үзләрен, хәтта күпме акча эшләгәннәрен көн саен телефоннарына  хәбәр итеп баралар.

“Курса МТСы“ ширкәтендә һәрвакыт тәртип, колхозлар беткәнне дә сизмәде алар, байлыкларын югалтмый, үз юллары белән яшәүче бердәнбер хуҗалык. Комбайннар, ашлык эшкәртү линияләре тулысынча яңарды, быел Сарай-Чокырчада яңа киптергеч урнаштырдылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов ашлык бәяләре кимүгә дә артык борчылмый. Чөнки складлар менә дигән, саклар урыннары бар, ә бәяләр бүген кимесә, иртәгә артып куя алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Казанка“ ширкәте басуларындагы игеннәргә соклана-соклана Казанбашка да барып җиттек. Иң яхшы арышлар шушы хуҗалыкта дисәк тә ялгышмабыз. Ел да шулай, агу-мазарлар кулланмыйча, пар җирләре калдырып менә дигән уңыш алалар. Чүп үләннәр дә юк. Җәй буе пар җирләрен эшкәртеп  торалар.

“Казанка“ ширкәте быел яңа комбайн ала алган бердәнбер хуҗалык. Анда баш инженер Фаил Хәлиуллин эшләячәк. Районда гына түгел, республикадада җиңүчеләр арасында ул.

“Игенче“ ширкәте иң зур хуҗалык, шуңа техникасы да күп, бөтен басуны иңләп торалар. Барлык хуҗалыклар җитәкчеләрен, баш инженерларны да бирегә җыйганнар иде. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин хуҗалыкта эш оештыру тәртибе белән таныштырды. Шунда ук биредә игелә торган культуралар күргәзмәсе оештырылган иде.

Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башлыгы Илшат Нуриев алда торган бурычлар турында әйтеп, урак өстендә исән-имин эшләүләрен теләделәр.

“Северный“, “Кырлай“ ширкәтләрендә мактауга лаеклы эшләр бар. “Северный“да яңа азык цехы эшли башлады, зур күләмдә төзелеш эшләре дәвам итә. “Кырлай“ ширкәтендә яңа гараж төзи башлыйлар һ.б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев