erid:2VtzquqpS7d
Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен
Арча яңалыклары

Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен

Күбебез бакча яки бакчачылык ширкәтләрендә бакча җиләге үстерә. Зур уңыш алу өчен җиләкләргә аерым тәрбия таләп ителгәнен искәртә белгечләр һәм җиләкләр өчен файдалы булган катнашма ясау ысулын тәкдим итә.

Аны әзерләү өчен 1 стакан көл, 2 гр марганцовка, 2 гр бор кислотасы һәм 1 аш кашыгы йод кирәк булачак. Көлгә 10 литр кайнар су салып, суынганын көтәргә. Шуңа марганцовка, бор кислотасы һәм йод салабыз. 

Катнашманы җиләкнең яфраклары тулысынча юешләнгәнче сибәргә кирәк. Бу катнашма җиләкне микро һәм макроэлементлар белән тукландырып кына калмый, ә корткычларга каршы көрәш чарасы да булып тора.

Әлмәт таңнары


Нет комментариев