erid:2VtzquqpS7d
Балалар Арча кирпеч заводында
Арча яңалыклары

Балалар Арча кирпеч заводында

Күтәренке рух белән

Арчаның "Балачак" исемендәге 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар АСПК оешмасына экскурсиягә бардылар. Яруллин Рэшит Корбангалиевич  балаларны кызыксындырырлык  итеп  завод белән таныштырырга кереште. Ишегалдында матур итеп  тезеп куелган төрле-төрле төстәге кирпечләргә шунда ук балаларнын күзе төште. Яңа чыккан җылы кирпечләрне абый- апаларның тигез итеп тезгэннәрен,  машинага төягәннәрен үз күзләре белән күрү балалар өчен бигрәк тә кызыклы булды.
Аннары балалар музейга сәяхәт кылдылар, анда кирпеч заводының тарихы белән таныштылар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен тормышта куллану турында мультфильм карап, сәяхәтебез бик эчтәлекле тәмамланды. Балалар бик күп уңай эмоцияләр җыйнап , күчтәнәчкә сувенир кирпечләр дә алып, балалар бакчасына күтәренке рухта кайтып  керделәр.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев