erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балалар шашка уйный...

Арада бигрәк тә оста уйнаучылар бар.

Арча Укучылар сараенда шашка  буенча шәхси һәм команда  беренчелегенә 2 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып,  4 төркемгә бүленеп үткәрелде.

     2014-2016 нче елгы  кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Адилә Хәбибуллина.  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Зәлинә Чигашова белән  Яңа Кырлай мәктәбеннән Диләрә Ибрагимова икенче урында.  3 нче урынны Арчаның 4 нче мәктәбеннән Эмилия Закирова алды.

    Малайлар   арасында 1 нче урынны Арчаның 1 нче  мәктәбеннән Ильяз Фәләхиев яулады. Икенче призлы урында Яңа Кырлай мәктәбеннән Инсаф Шакиров. Кәче  мәктәбеннән килеп малайлар белән ярышкан Татьяна Рәхимова 3 нче урында.

    2011-2013  нче елларда туган кызлар  арасында  иң көчлесе- Арчаның 1 нче мәктәбеннән Дилбәр Ризванова.  Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Айзилә Гыйниятова 2 нче, 3 нче урында Кәче мәктәбеннән Айзилә Тусматова.

     Малайлар арасында Арчаның 6 нчы мәктәбеннән Адель Вәлиуллинга тиңнәр булмады.  2 нче  урында Арчаның 3 нче мәктәбеннән Илдан Җәләев. Кәче  мәктәбеннән килеп малайлар белән ярышкан Динара Вәлиәхмәтова 3 нче урынны яулады.

     2008-2010 нчы елгы кызлар арасында район чемпионы- Арчаның 6 нчы мәктәбеннән  Аделина Вәлиуллина. Кәче мәктәбеннән  Зәринә Гыйлметдинова  һәм  Яңа Кырлай мәктәбеннән Таңсылу Нигмәтуллиналар      2 нче, 3 нче призерлар булдылар.

     Егетләр арасында  Кәче мәктәбеннән  Рамил Әхмәдуллин     җиңеп чыкты. Яңа Кишет мәктәбеннән  Ислам Ситдиков 2 нче урында. Арчаның 2 нче мәктәбеннән Алмаз Гәбделбәров  3 нче булды.

     2005-2007 нче елларда туган  кызлар арасында беренче баскычта Кәче мәктәбеннән килгән Азалия Нуруллина. Яңа Кишет мәктәбеннән Зөмәрә Әхмәтшина 2 нче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Алсу Шакирова 3 нче урыннарны яуладылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

    Егетләр арасында район чемпионы исеменә Яңа Кишет мәктәбеннән Ислам Йосыпов  лаек булды. 2 нче, 3нче призерлар-  Кәче мәктәбеннән Ильяр Мортазин  һәм Яңа Кырлай мәктәбеннән егетләр белән уйнаган  Ландыш Гәлимуллиналар.  

    Команда беренчелеге башлангыч, төп гомуми белем бирү мәктәпләре һәм урта мәктәпләр арасында аерым чыгарылды.

    Башлангыч мәктәпләр арасында 1 нче урынны  Арчаның 3 нче мәктәбе яулады (тренерлары Хәйдәр Зәйнуллин һәм Светлана Әхмәтҗановалар)

  2 нче урында Иске Төрнәле мәктәбе (тренерлары Дания Фәхриева һәм Лилия Байковалар)

  Арчаның 4 нче мәктәбе 3 нче урында (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин )

   Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Кәче мәктәбе 1 нче (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин), Яңа Кишет мәктәбе 2 нче булды (тренеры Рәдис Сәйфетдинов). 3 нче урында Түбән Аты мәктәбе (тренеры Алия Закирова)

    Урта мәктәпләр арасында 1 нче урынны Арчаның 6 нчы  мәктәбе (тренеры  Хәйдәр Зәйнуллин) алды.  2 нче урынга Яңа Кырлай мәктәбе чыкты (тренеры Илфат Шакиров )  , Арчаның 2 нче мәктәбе 3 нче урында (тренеры Хәйдәр Зәйнуллин).

  Призлы урыннарны алган  укучыларны, мәктәпләрне бүләкләгән Арча Укучылар сараена (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин),   балалар исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез дип хәбәр итә безгә Кәче мәктәбе физкультура укытучысы, ярышларның баш хөкемдары Хәйдәр Зәйнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре