erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Балаларга “Яшь коткаручы“ медальләре тапшырылды

Беребез дә табигать бәла-казалары-давыллар, су басулар, янгыннар булмас дип өздереп әйтә алмый.

Янгыннар күбрәк балаларның ут белән шаяруларыннан килеп чыга, алар кызыксынып шырпы, көнкүреш электр приборлары белән уйнарга ярата, янәшәдә тиз янучан материаллар булганда хәтәрлек  тагын да арта. Өлкәннәр дә иң гади янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белеп бетерми. Ә ата-аналарның барысы да балаларының тормышы һәм сәламәтлеге өчен борчыла. Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы – һәр балага янгын куркынычсызлыгының төп төшенчәләрен аңлату.
Арчаның 9 номерлы балалар бакчасында шушы максатта кече һәм урта төркемнәрдәге балалар өчен Россиянең янгын сакчылыгы көненә багышлап “Яшь коткаручылар“ дигән спорт чарасы уздырылды. Балалар барлык биремнәрне үтәделәр, сынауларны уңышлы уздылар. Аларга “Яшь коткаручы“ медальләре тапшырылды, МЧС хезмәткәрләре рәхмәт белдерде.
Әлеге очрашу балалар өчен бик кызыклы һәм үтемле булды, янгын сүндерүчеләр хезмәтенә хөрмәт  уятты. Аларның күбесе шушы һөнәрне сайларга булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алинә Зарипова,
Фәнисә Гатауллина,
тәрбиячеләр 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев