erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Барыбыздан да уяулык сорала

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республика территориясендә 17 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.

12 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары – гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар Кабинетында үткән комиссиянең планнан тыш утырышында шул хакта белдерде.

Ул видеоконференция режимында үтте һәм республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды. Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм юкка чыгаруга әзерлек турында сүз барды. 
17 апрельдән 10 майга кадәр республиканың бөтен территориясендә коры үлән һәм чүп ягу, шулай ук торак пунктларда ачык һавада, табигатьтә ял иткәндә, бакчачылык ширкәтләре территориясендә ачык ут ягып ризык әзерләү, пиротехника куллану да катгый тыела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен зур күләмдә штраф каралган: гади кешеләргә – 10 меңнән 20 мең, вазыйфаи затларга – 30 меңнән 60 мең, эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең, юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.


– Быел яз иртә килде. Моңа кадәр апрель ахырларында тырмага чыга идек. Быел 8 апрельдә чәчү башланды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Чөнки дым китә. Яңгыр булмый икән, майда корылык башланачак. Бу хакта халыкка дөрес итеп аңлатырга, янгынга каршы барлык куркынычсызлык, шулай ук әзерлек чараларын күрергә кирәк. Сыешлыклар су белән тулган булырга, дежур бригада чыгып китәргә әзер торырга тиеш. Кайбер урыннарда басуларда салам кала, аңа ут төртәләр. Игътибарга алыгыз, моңа юл куелырга тиеш түгел. Шулай ук кипкән үләннәрне, чүп-чарны ягу да катгый тыела. Алда бәйрәмнәр көтә. Кунаклар кайта. Учак ягарга, ризык әзерләргә ярамавы турында яхшылап аңлатыгыз. Барыбызга да уяу булырга, һәр нәрсәне контрольгә алырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта тулырак газетабызның киләсе санында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X