Басуларда ничек
Яшәү көче ничек?
2024 елның 24 гыйнвары көнне Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре, Арча районы авыл хуҗалыгы идәрасе җитәкчесе Ленар Абдуллин, хуҗалыгының баш агрономы Рәмис Абдрахманов белән берлектә
ООО Кырлай агрофирмасының 116 гектарлы, чиста пардан соң чәчелгән Памяти Кунакбаева сортлы көзге арыш басуы тикшерелде.
Бүгенге көндә басуда кар катламы 55 см. Җирдә туң катламы 18 см. Урамда һава торышы иртәнге сәгат 8:00 -14 градус иде. Кар астында, үсемлекләрнең тармаклану үзәгендә -1,0 градус. Боз катламы күзәтелмәде. Уҗымнарның хәле әйбәт, 1 кв.метрда 450 үсемлек саны исәпләнә.
Алынган пробаларны лабораториядә тетразол эремәсенә салып һәм монолит методикасы буенча үсемлекләрне үстереп карау юлы белән яшәү көчен тикшерәбез.
23 гыйнвар көнне ООО СХП Северный хуҗалыгында алынган көзге тритикале усемлегенең яшәү көче тетразол эремәсендә тикшерелде. Яшәү көче 100 % тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев