erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Батыр егет үстерүебез белән горурланам, улым

Хезмәттәшенең махсус хәрби операция зонасында һәлак булуын авыр кичерә Илшат. “Мин дә шунда булырга тиеш. Китәсем килә”, – ди.

Хезмәттәшенең махсус хәрби операция зонасында һәлак булуын авыр кичерә Илшат. “Мин дә шунда булырга тиеш. Китәсем килә”, – ди.

Өйдәгеләр ничек кирәк алай каршы төшә. Әмма егетнең карары нык: “Мин түзеп тора алмыйм. Сезне без сакламасак, кем саклар?” – дип, туганнарына әйтеп тә тормыйча, хәрби комиссариатка барып, контракт төзеп кайта. Өйдәгеләргә аның белән ризалашырга гына кала.

Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен пилотсыз очу аппаратлары операторы белгечлеген үзләштерергә була ул. Аннан махсус хәрби операция зонасына китә. Илшат белән без кыска вакытлы ялга кайткач очраштык.

– Илшат, контракт төзү уе кинәт кенә тудымы, әллә алдан уйлап, әйтергә батырчылык итә алмый гына йөрдегезме?

– Бу уй күптәннән башта иде инде. Тәвәккәлләп бетерә генә алмадым. Ниһаять, катгый карарга килеп, контракт төзергә булдым. Минемчә, көче, куәте, сәламәтлеге, мөмкинлеге булган ир-ат иле, якыннары, гаиләсе турында уйларга, аларны сакларга тиеш.

– Гаиләгез сезнең бу карарны ничек кабул итте?

– Гаиләм юк. Әле өйләнмәгән. Очрашып йөргән кызым каршы килмәде, көтәргә вәгъдә бирде.

– Ә әти-әниегез?

– Әни каршы инде. Апаларымның да җибәрәсе килмәде. Әти башта дәшмәде. Аннан: “Батыр егет үстерүебез белән горурланам, улым. Исән-сау бул, үзеңне сакла”, – диде. Гаиләдә аның сүзе өстен. Шуңа карарымны кабул итми булдыра алмадылар. Армиядә хезмәт иткәндә дә, командирдан рәхмәт хатлары килсә, сөенә иде ул.

– Армиядә кем булып хезмәт иттегез?

– Гади солдат. Әмма күп нәрсәгә өйрәндем. Бик кызыксындым. Мәктәптә спорт белән шөгыльләнә идем. Аның да файдасы тиде. 

– Сез пилотсыз системалар белән эшләү буенча контракт төзегәнсез, шулай бит? Бу хезмәт сезне нәрсәсе белән кызыксындырды?

– Кызыклы хезмәт булып тоелды. Хәзер заманы шундый, технологияләр белән бәйле бит. Хезмәт итә башлагач, дөрес юл сайлавымны аңладым. Әмма, алдан фикерләгәнчә, ул аппарат белән идарә итү генә түгел, мәгълуматлар анализлау, программалар белән эшләү, техник хезмәт күрсәтү дә. Минем сынап карыйсым, алар белән идарә итәсем килде. Кыскасы, замана белән бергә атлап барырга кирәк, дигән фикердә мин.

– Контракт бер елга төзедегезме? Аннан нишләргә уйлыйсыз? Тыныч тормышта бу һөнәрнең кирәге чыгар, дисезме?

– Әйе, контрактны бер елга төзегән идем. Озайттым. Башта укыттылар. Аннан – хезмәт. Тыныч тормышка кире кайткан очракта, эш табуы кыен булмас, дип уйлыйм. Биредә дә әлеге белгечлек буенча яхшы акча эшләп булачак. Миңа калса, пилотсыз очу аппаратлары операторы бик кирәкле, файдалы белгечлек. Өстәвенә, мин әле кайнар ноктада зур тәҗрибә дә туплап кайтачакмын. 

– Сезнең кебек тәвәккәлләп карар кабул итә алмыйча, икеләнеп йөргән ир-егетләргә киңәшләрегез?

– Киләчәк бүген кабул ителгән карарлардан башлана. Шуңа күрә һәр адымны уйлап ясарга, мөмкинлекләрне җентекләп өйрәнергә һәм үзегез өчен иң дөрес юлны сайларга кирәк.

Контракт хезмәтенә керү тәртибе, түләүләр күләме һәм башка шартлар турында тулырак мәгълүматны махсус мәгълүмат ресурслары аша яки белгечләрдән алырга мөмкин.

Белешмәләр өчен: 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә яки махсус телеграм-бот аша гариза калдырырга мөмкин.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев