erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Батырлык дәресе: Арчада хәтер һәм җаваплылык турында сөйләшү узды

Татарстан Республикасының “Сугышчан дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов һәм аның хәләл җефете, Мари Иле Республикасының “Туган якны өйрәнүче татарлар җәмгыяте“ рәисе Сания Газизҗанова 18 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә студентлар белән “Батырлык дәресе“ үткәрделәр. Бик кызыклы һәм файдалы үтте бу очрашу.

Башта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина Михаил Черепанов белән Сания Газизҗановага Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган райондашларыбызның язмышын ачыклау буенча зур эш башкарганнары өчен район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Студентлар Михаил Черепановның чыгышын зур игътибар белән тыңладылар. Ә ул сугышта хәбәрсез югалган дигән сүзнең бөтенләй булырга тиеш түгеллеге турында сөйләде, бик күп мисаллар китерде. Татарстаннан сугышка 700 мең кеше алынган, шуларның 200 меңнән артыгы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән. СССР составындагы союздаш республикалардан бары тик Төрекмәнстанда гына алар барысы да сугышта катнашучылар дип танылган.
Дөрес, бездә дә мондый мөмкинлек бар. Әмма суд аша һәм судка хәбәрсез югалган дип саналучының иң якын туганнары мөрәҗәгать итәргә тиеш. “Әмма аларның күбесе инде бу дөньяда юк яки судка йөрерлек хәлдә түгел, – ди М.Черепанов. – Менә монда  сез ярдәм итә аласыз инде. Барыгыз да Интернетта суда йөзгән кебек йөзәсез. Хәзер күп мәгълүматлар ачык, “Память народа“ дигән сайтта хәбәрсез югалган бабаларыгызны табарга мөмкин“.

Кунаклар “Герои без  звезд из Татарстана“ дигән китапларын да бүләк иттеләр. Алар белән район үзәк китапханәсендә дә танышырга мөмкин.
Мондый очрашулар бу көнне Арчаның 2нче һәм 6нчы мәктәпләрендә дә үтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев