Бәхет биргән туган җирем: Яңа Кенәрдә фәни-гамәли конференция узды
Конференциядә Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
13 апрельдә Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның “Бәхет биргән туган җирем” XII төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 200 дән артык эш килде. Конференциядә Арча, Теләче, Балтач, Биектау, Әтнә, Кукмара районнары, Казан укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Конференциядә 5 секция эшләде. Башлангыч сыйныфлар өчен “Галәм киңлекләре”. Космонавтика темасына багышланган кул эшләнмәләре Рәсәйнең күпчелек киңлекләреннән килде: Оренбург өлкәсе, Пенза өлкәсе, Төмән өлкәсе, Мари Иле, Чуваш республикасыннан һәм иң куандырганы – үзара дуслык күпере урнаштырылган Пермь крае Барда районы гимназиясеннән күркәм эшләр булуы. 5-11 сыйныфлар өчен “Безне Ватан берләштерә” (Россиядә “Халыклар бердәмлеге“ елы уңаеннан Россиядә яшәүче халыкларның гореф - гадәтләре, йолалары, көнкүреше, икътисады турында проект эшләре); “Батыр үлә үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып” (Татарстан Республикасында “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге ” елы уңаеннан махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы якташларыбыз, аларга булышучы волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар турында эзләнү эшләре); “Безне Җиһан берләштерә” (Ю.А.Гагаринның космоска очуына, космонавтика темасына багышланган проект эшләре.) Укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен “Укыту-тәрбия процессында заманча алым кулланылган осталык дәресләре”.
I секция эшенә беренче этапта йомгак ясалды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшләрнең җирле материалга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.
Жюри вазифасын Рәгыйб абыйның кызы Ләлә апа, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Тимергалиев Зиннур Фирдәвес улы, “Әлифба” музее директоры Таҗиев Дамир Гыйлемшәех улы, Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, “Халык укытучысы” Гарифҗанов Мәсхүт Зариф улы, Арча районы Мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, волонтер, “Боевое братство” төркеме җитәкчесе Салихҗанов Рашат Гаяз улы, Арча районы Яңа Кенәр авылының янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Әхмәтов Хәниф Хәлил улы, Туфан Миңнуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре, Яңа Кенәр балалар иҗат йорты укытучылары, ветеран-укытучылар, педагоглар укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирделәр. Йомгаклау өлешендә, һәр секциягә нәтиҗә ясалып, конференция җиңүчеләре билгеле булды. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев