erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Белеп торыйк һәм үтик

Салкыннар җитүгә өстәмә җылылык чыганакларын куллану башлыйлар. Елның бу вакытында көнкүреш электр приборларын файдаланганда янгыннар чыгу куркынычы арта.

Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү һәм үтәү үз-үзеңне һәм гаиләңне, йортыңны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Электр приборларын кулланганда саклык чаралары түбәндәгеләр: электр приборын файдалану буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, анда язылган таләпләрне бозмагыз. Шуны истә тотарга кирәк, һәр приборның файдалану вакыты бар, ул уртача 10 ел.

Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель вилкаларының төзеклеген тикшерегез. Җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыкса, приборны вакытында ремонтларга һәм алыштырырга кирәк.

Бары тик заводта эшләнгән приборларны кулланыгыз, сафтан чыккан, үзегез эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз. Берьюлы берничә куәтле җиһазны электр челтәренә тоташтырып, розеткага зур көчәнеш булдырмагыз.

Штекерның  розеткага тыгыз беркетелгәнлегенә инаныгыз, югыйсә, җылыту приборы кызарга  һәм янгын  сәбәпчесе булырга мөмкин. Төнгә электр җылыткычын эшләтеп калдырмагыз, аларны кием киптерү өчен кулланмагыз. Балаларга мондый җиһазлар белән уйнарга рөхсәт итмәгез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Электр җылыткычны тәрәзә пәрдәсеннән, киемнәрдән, өй җиһазыннан ераккарак урнаштырыгыз. Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартыгыз — ул да янып китәргә мөмкин.

Электр чыбыгына авыр әйберләр  куймагыз, югыйсә, җылыткыч кызарга һәм янгын сәбәпчесе булырга мөмкин.

Янгыннарны булдырмыйк. Янгын чыккан очракта 01, 101 яки 112  телефоннарына шалтыратыгыз.

Фиргать Мөхәммәтҗанов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре