erid:2VtzquqpS7d
Бер бала бассейнда суга баткан
Арча яңалыклары

Бер бала бассейнда суга баткан

Бала зәңгәрләнеп беткән.

8 яшьлек Артур Абитов әнисе белән бассейнга китә. Йөзгәндә ул су төбендә селкенмичә яткан баланы күрә. Өлкәннәргә әйтеп торып вакыт уздырырга теләми, шунда ук ярдәмгә ашыга. Инде зәңгәрләнеп беткән баланы алып чыга Әнисе белән беренче ярдәм күрсәтәләр.

Хәзерге вакытта бала хастаханәдә ята. Сәламәтләнеп килә. Бу хәл Ульяновск шәһәрендә була.

Әлеге хәбәр инстаграмнан алынды.


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев