erid:2VtzquqpS7d
Бер гаиләдән иң яшь сайлаучы һәм иң өлкән сайлаучы
Арча яңалыклары

Бер гаиләдән иң яшь сайлаучы һәм иң өлкән сайлаучы

Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов гаиләсендә өч буын - балалар, әти-әни һәм әби яши

Сәгыйтовлар гаиләсе Носыда яши. Вәзир белән Гүзәлиянең  кызлары Нәзилә 18 яше тулып, беренче тапкыр сайлауда катнашты. Физик тәрбия укытучысы буласы. Абыйсы да шул юнәлештә югары белем алды. Әбисе, әтисенең әнисе Гөлфәрия апа 88 яшендә сайлау участогына барып тавыш бирде. Пенсиягә чыкканчы фермада бозаулар карады һәм колхозда төрле эштә эшләде. Өч буын - бала, әти-әни, әби - Россия Президенты кандидатурасына тавыш бирделәр. Теләкләре изге - яңа сайланачак Президент халык ышанычын акласын иде. 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев