Бер рәхмәт мең бәладән коткара
Бураннардан соңгы атна районкүләм өмәдән башланды. 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә уздырылды. Эшкә һәркем көрәкләр алып килде ул көнне. Эш урыннары территорияләрен хезмәткәрләр үзләре чистартты.
Узган ялларда тоташ өч көн буе яуган кар һәм буран күп кенә мәшәкатьләр китереп чыгарды. Кем белән генә сөйләшмә, бөтен сүз чистартылмаган юллар, батып калган машиналар һәм кар көрәү эше турында булды.
Арчаның “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән дә күпкатлы йортлар тирәсен чистарту турында сөйләштек.
– Бураннар башлануга бөтен коллектив белән озайтылган көн графигына күчтек. 39 хезмәткәр, 8 техника (6 Амкадор, 2 барсик) бертуктаусыз ишегалларын, подъезд төпләрен чистартты. Арчада гына 225 күпкатлы йорт бар бит. Анда яшәүчеләр үзләре дә ярдәм итәләр. Станциядә Күпер урамындагы 7 йортта яшәүчеләр без килгәнче үз тирәләрен ялт иттереп куйганнар. Андый актив кешеләргә чын күңелдән рәхмәт! Шулай бердәм булсак бу сынауны да үтәрбез, – диде ул.
Өч көн буе район юлларында “Татавтодор” җәмгыятенең 20 техникасы тәүлек буе эшләде. Бу турыда безгә җәмгыятьнең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Назыйр Фәттахов хәбәр итте.
– Барлык юнәлештәге олы юллар ачык. Авылларга керә торганнарында эш бара. Аларын да тиз арада хәл итәчәкбез, – дип ышандырды ул буранлы көннәрдә.
Арчаның үзендә дә бөтен көч юлларны арындыруга юнәлдерелде.
– Иртә таңнан 18 техника фәкать кар түгүдә. Халыктан бер кат чисартылган юлларга кар өймәүләрен сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимов.
Буран мәшәкатьләрен машинада руль артында йөрүчеләр аеруча нык сизде. Чөнки күз күреме шулкадәр начар, хәтта килеп җиткән машина да күренми, дип зарландылар. Юл һәлакәтләре дә булмый калмады. Арчаны әйләнеп үтүче юлда зур сөт ташучы машина (машинасы Казанныкы, йөртүчесе Мари Иленеке) юл кырыена төшеп киткән иде. Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре беренче булып ярдәмгә килде һәм машинаны чыгарырга булышты. Таныш булмаган урында юлда калдырмаганнары өчен йөртүчесе аларга рәхмәт белдерде. Бер рәхмәт мең бәладән коткара.
Бу бураннарның яхшы яклары да булмады түгел. Бердәмлек, ярдәмләшү, аралашу кебек җылы мөнәсәбәтләр ныгыды. Күпләр машиналарын йорт кырыйларында калдырып, берничә көн җәяү йөрде, кемнәрдер моңарчы аралашмаган күршеләре белән танышты, бер белмәгән кешеләрнең батып калган машиналарын этеп чыгаручылар да күп булды, юлдагы машиналар тизлекләрен киметте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев