erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бердәм халык яши Шурада

Шура авылында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен хәйрия концерты оештырылды.

Аннан соң, Яңа Кенәр, Сөрде, Шурабаш, Түбән Оры, Югары Оры, Байкал авылларына да бардылар. 
Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүчеләргә ярдәм районыбызның бар авылларында оештырыла. Аңа балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә кушылды. Һәр кеше үзеннән ниндидер булса өлеш кертергә тырыша. 
Шуралылар җыйналган акчаны солдат егетләрнең әниләренә тапшырганнар. 

– Моннан тыш без киптерелгән җиләк-җимеш, чәйне капларга тутырабыз. Барлыгы 200 кап булды инде. Алары бөтен авылдан җыела. Сохари киптерәбез. 23 февральгә әзерләп җибәргән идек. Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин исеменнән рәхмәт хаты да алдык. Балалар солдат абыйларына хат яза. Исемле посылкаларга шул хатларны да салабыз, – диде Шура авылы клубы мөдире Клара Хөсәенова. – Егетләр өйдә әзерләнгән ризык сорый. “Хәзер яз. Яңа яшелчәләр өлгерер вакытка да күп калмады. Өй астындагы узган елгы консерваларыгызны, салатларыгызны чыгарыгыз, алып килегез”, дип авыл төркеменә язган идем, дөнья кадәр әйбер, хәтта компотларга кадәр китерделәр. Бездә якташлар төркеме дә бар. Анда да язам. Читтә яшәүче авылдашларыбыз утыра анда. Алар да бик ярдәм итә. Халык бик актив бездә. Балалар да бик күп. Алар да үз теләкләре белән һәр эштә ярдәм итәргә генә тора.

Бердәм халык яши биредә. Бергә җыелып чишмәләрне җыештыралар, тегермән бия-сен, мәчет чишмәсен дә халык карап тора, тирә-юнен чис-тарта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Авылда 277 кеше теркәлгән. Аларның да күбесе читтә яши, – ди Клара ханым. –  Әмма бәйрәмнәрдә кайталар. Беренче май көнне ел да бөтен кеше өендәге эшен калдырып, зиратны җыештырырга бара. Бу бездә традициягә әйләнде инде. Корбан гаетен бергә җыелып зурлап үткәрәләр. Бөтен халык җыела, шулпасы, пылавы пешә. Читтәгеләр дә кайта. Аннан фитр сәдакасын да быел махсус хәрби операция барган зонадагыларның әниләренә дә илтеп бирдек. 

Махсус хәрби операция барган зонада шушы кечкенә генә авылдан дүрт егет хезмәт итә. Исән-сау гына булсыннар, җиңү яулап кайтсыннар.  Шурада аларны көтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев