«ТАТМЕДИА» агентлыгы традиция буенча, быел да, редакция хезмәткәрләренең беренче сыйнфка баручы балаларына бүләкләр әзерләде
2020 елдан бирле "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиал хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән сөендерә.
"Арча хәбәрләре" редакциясендә тиздән укучы статусына ия булачак бер бала бар. "Арча" радиосы хезмәткәре Раушан Нәбиуллинның кызы Нәфисә Набиуллина Мөндеш башлангыч мәктәбе укучысы булачак. Биредә 5 малай, 2 кыз белем алыр дип көтелә.
Редакциябезгә чакырып, Нәфисәне без дә котладык, бүләкләрен тапшырдык. Тәҗрибәле хәбәрчебез Ильяс Фәттахов аңа яхшы билгеләргә генә укып, әти-әнисен шатландырып торыун теләде. Кызчык шигырь сөйләп, рәхмәтен җиткерде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев