Бердәм дәүләт имтиханының беренчесе 3 июльдә булачак.
«Сынау имтиханнары бердәм дәүләт имтиханы расписаниесендә булачак. Алар норматив базада бердәм дәүләт имтиханы башлану буларак билгеләнә. Әдәбият, география һәм информатика буенча имтиханнар 3 июльдә узачак», — ди Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.
Теләге булганнарга БДИның икенче дулкыны 3, 5, 7 һәм 8 августта уза.
Имтихан башлануны күчерү югары уку йортларында кабул итү кампаниясе вакытына йогынты ясамаячак, дип искәртте министр.
29 һәм 30 июньдә, Роспотребнадзор күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерү өчен, БДИ укучыларсыз узачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев