erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бергә булганда без көчле

Ярдәм янәшә

Беркөн Ташкичү Мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсумова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева белән сөйләшеп утырдык. Сүз аларның махсус хәрби операция барган зонада булып кайтулары һәм яңадан шул якларга җыенулары турында да барды. Бу ике ханым үз җирлекләрендә гуманитар ярдәм әзерләүдә башлап йөрүчеләрдән.

- Халык ярдәмчел һәм март бездә. Әле үзләре сатып алган йоннарын алып килеп (я язылганын, я бергә яздык), җылы оекбашлар бәйләүне оештырдык. Бәйләп алып килүчеләр дә булды.  Көннән-көн сафларыбыз арта, алмашынып торалар, рәхмәт барлык көче кергән, битараф булмаган, искиткеч, эчкерсез, ярдәмчел авылдашларыбызга. Шулай гел бергә булып, көчебезне мөмкенчелегебезне кызганмыйча ярдәмдә булыйк. Җиңүгә безнең дә ярдәмебез тисен, балакайларыбыз, безнең тынычлыкны саклаучыларыбыз, безнең барлыкны, ярдәмебезне тоеп торсыннар, җиңү белән тизрәк кайтсыннар,  диде Тәнзилә Вәлиева.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Яңа ел вакытында петардалар, фейерверклар шартлатмаска, шуларны алырга дигән акчаны махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәмгә юнәлтергә, дигән тәкъдим керткән идек. Тыңладылар һәм шулай эшләделәр дә. Яшьләр үзләре бер фикергә килеп, шул акчага шәмнәр алып килделәр. Без бер кап окоп шәмнәре ясап җибәрдек. Хәйрия концерты оештыруны да планлаштырабыз. Аннан кергән акча да егетләребезгә ярдәмгә юнәлтеләчәк,  диде Гөлфия Мәгъсумова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре