erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бергәләп Аллея утырттылар: Божа балалар бакчасы “Экояз-2025” бәйгесенә кушылды

Бергәләп Аллея утырттылар: Божа балалар бакчасы “Экояз-2025” бәйгесенә кушылды

“Экояз-2025” республика бәйгесенең өченче атнасы бара, Божа балалар бакчасы әлеге бәйгедә актив катнаша һәм “Җиргә бакча бүләк ит” акциясенә кушылды.

“Экояз-2025” республика конкурсының “Җиргә бакча бүләк ит” 3 атнасы кысаларында Божа балалар бакчасы тәрбиячеләре әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре белән бергә балалар бакчасы территориясендә бакчаны тәмамлап чыккан балаларг багышлап Аллея булдырды, агачлар утырттылар. Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге һәркемгә күңелле мизгелләр бүләк итте.

Балалар бакчасы территориясендә яшел үсентеләр күп. Аларны әйбәтләп карарга кирәк. Балалар бакчасы хезмәткәрләре җирне йомшарттылар, агач кәүсәләрен агарттылар. Кәүсәләрне агарту аларны корткычлардан, шулай ук кояш яктысыннан зарарланудан сакларга ярдәм итә. Бу агачларның сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә һәм аларның гомерен озайта!

#Экояз бәйгесе кысаларында балаларны агачлар барлыкка килү процессы белән таныштыру максатында тикшеренү эшләре үткәрелде. Балалар микроскоп һәм лупа аша зур кызыксыну белән агач орлыкларын өйрәнделәр, аннары аларны җиргә утырттылар һәм су сиптеләр. Хәзер түземсезлек белән аларның тишелеп чыгуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев