erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Без кышны каршы алырга әзерме?

Кышка да ерак калмады. Бу ягу сезоны җитә, дигән сүз. Районда әзерлек ничек тора?

Бу хакта райондагы күпфатирлы йортларны, оешма-предприятиеләрне җылылык белән тәэмин итүче, бу эшне контрольдә тотучы оешмалар җитәкчеләре белән сөйләштек.

Күптән түгел Арчада Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин булып китте. Ул районда ныклап төзекләндерү, күпфатирлы йортлар ишегалларының торышы белән кызыксынудан тыш ягу сезонына әзерлекне дә тикшерде.

– Район кышка әзер. Дөрес, бу юнәлештә аерым сораулар буенча башкарасы эшләр бар. Алар тиз арада хәл ителер, дип ышанам, – диде ул киңәшмә барышында.

– Ул безнең районда кышка әзерлеккә югары бәя бирде. Дөрес, искәрмәләр бар. Аның киңәшләрен истә тотып, без аларны тиз арада бетерәчәкбез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Озак-ламый ягу сезонына керәбез. Райондагы 229 күпфатирлы йортның берсе (Вагыйзовлар урамы, 12) әлегә әзер түгел, чөнки анда төзекләндерү эшләре бара. Барлыгы 168 җылылык белән тәэмин итү объекты бар. Алар “Тепло-Сервис” ширкәте аша эшли. Төп котельный 16 объектка җылылык җибәрә. Мәктәпләр, мәдәният учреждениеләре, социаль оешмалар, спорт объектлары – барысы да кышка әзер. Җылылыкны вакытында җибәрәчәкбез.

Арчаның Галактионов урамындагы үзәк котельный кышкы сезонга әзерме? Ул кайсы оешмаларга хезмәт күрсәтә?

Бу сорауларны без “Тепло-Сервис” ширкәте җитәкчесе Тәлгать Миндубаевка бирдек.

– “Тепло-Сервис” ширкәте җылылык белән тәэмин итүче төп оешма. Балалар бакчалары, Арча шәһәрендәге мәктәпләр, хастаханә, спорт комплексы, район башкарма комитеты, хакимият, сәнгать мәктәбе, педагогика көллияте тулай торагы, Россия эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге – барлыгы 16 объектка җыела – хезмәт күрсәтә.

–  Тәлгать Җәүдәтович, җылылык системасында быел төзекләндерү эшләре башкарылдымы?

–  Әлеге Галактионов урамындагы котельныйда ике яңа газ казаны куелды. Шулай ук беренче мәктәпкә керүче җылылык торбасын да алыштырдык. Ул бик искергән иде. Күп эшләр башкарылды. Барысы да планлы төстә.

– Сез җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга мәктәпләрне дә керттегез. Аларның үз операторлары бар, үзләре яга түгелме соң?

–Арчадагы мәктәпләргә без хезмәт күрсә-тәбез. Ә авыллардагы мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре үзләре әзерләнде. Без аларга күпмедер ярдәм генә күрсәтәбез.

– Сезнең карамакта мунча да бар. Ул елның ел буена эшли бит.

– Әйе. Мунча ул бинаның өчтән бер өлешен генә алып тора. Калганнарында теркәү палатасы, БТИ, санэпидемстанция. Барысын да без җылытабыз. Ә мунча ел дәвамында эшләвен дәвам итә. Атна саен көнгә ике тапкыр, шимбә, якшәмбе көннәрендә ягыла. Җәен дә, кышын да туктап  тормый. Газ казаннарын алыштырганда да өзмәдек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Спорт комплексы да, бассейн да  сезнең карамактамы?

– Әйе. Казан алыштырган вакытта аларга җылылыкны өзеп тордык. Тиздән эш бетү белән тоташтырабыз. Шушы атналарда бассейнга да җылылык килергә тиеш. Гомумән алганда. көннәр суытып җибәрә икән, без барысына да җылылык бирергә әзер.

Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вагыйзов:

– Чыннан да, казаннар алышыну сәбәпле, бассейн эшләмәде. Бераз тоткарлык туды. Әмма без “Тепло-Сервис” ширкәте беән даими элемтәдә торабыз. Алар җылылык җибәрсәләр, биш көннән соң бассейн кешеләрне кабул итәргә әзер була. Чөнки җылылык җибәргәннән соң суны тиешле температурага кадәр җылытырга биш көн вакыт кирәк. Аннан бассейн эшли башлый. Озакка сузылмас, дип уйлыйбыз.

“Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Шакиров:

“Идарәче компания” ширкәте карамагында 229 күпфатирлы йорт, шуларда 4249 фатир бар. Бөтенесе дә шәхси җылытуга күчерелде. Ягу сезонына әзерлек кысаларында бөтен йортлар һәм фатирларның төтен юллыклары һәм җилләтү каналлары торышы тикшерелде. Җәйге чорда түбәләргә, төтен юлларына, җилләтү каналларына тиешле төзекләндерү эшләре башкарылды. Йорт түбәләрендәге кар тоткычлар, су агу юллары, рәшәткәләр торышы каралды. Җиде күпфатирлы йортта өстәмә кар тоткычлар куелды. Шулай ук подъездлар, тамбурлар, баскыч мәйданчыклары, подъезд ишекләре төзекләндерелде. Фасадтагы газүткәргечләр  буялды, цоколь, откослар да каралды. Сигез күпфатирлы йорт төбәк программасы нигезендә ныклап төзекләндерелде. Вагыйзовлар урамы, 12 йортта төзекләндерү эшләре сентябрь ахырында төгәлләнәчәк.  Подъезд ишекләрен көйләү, подвалдагы җилләтү тәрәзәләрен ябу салкыннар башланганчы дәвам итә. Нигездә, күпфатирлы йортлар ягу сезонына әзер.   

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров:

Гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлегенә ведомствоара муниципаль комиссия бәя бирә. Аның составында мәгариф идарәсе җитәкчесе, күзәтчелек органнары, полиция хезмәткәрләре. Һәр тармакның үз таләбе. Комиссия әгъзалары белем бирү учреждениеләрен бусагадан алып чормага кадәр тикшерде. Ашханә блокларына, янгынга каршы иминлеккә, җылылык бирүгә һәм террорчылыкка каршы сакланышка аерым игътибар ителә. Районның барлык белем бирү учреждениеләре дә яңа уку елына әзер, аерым кагыйдә бозулар, объектларга карата шелтәләр юк. Әлбәттә, кимчелекләр дә булмый калмый. Күзәтчелек органнары тарафыннан табылган вак-төяк хилафлыклар  вакытында төзәтелде. Әйтик, гадәттән тыш хәлләр белгечләре хәвеф төймәләре, гадәттән тыш хәлләрдә кешеләргә хәбәр итү һәм аларны эвакуацияләү системалары барлыгын һәм аларның төзеклеген, шулай ук янгын частенә  “01” пульты буенча хәбәр бирү сигналының эш режимын  тикшерә. Болардан кала бинадан эвакуацияләү юллары торышын һәм  тышкы яктан янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын, янгын сүндергечләрнең барлыгын һәм төзеклеген, электр җиһазлары торышын да тикшерде.  Комиссия вәкилләре һәр мәктәп, балалар бакчасына кергәч, урында ук үз фикерләрен җиткереп, тиешле күрсәтмәләрне бирде.

Район Мәдәният йорты директоры Рамил Мөхетдинов:

– Безнең карамакта барлыгы 75 объект. Төрле хәлдәгеләре бар. Бик искеләре дә. Берничәсенә казан куелып бетмәгән. Байкал авылы клубы мәктәп бинасына урнашты. Авыл җирлеге карамагына күчмәгән әле. Документларны эшләп бетерәсе бар. Иске Кишет клубына яңа казан кайта. Ашабаш клубы начар хәлдә. Аны төзекләндерергә кирәк. Кышка әзерлекләрен карап чыктык. Эш бара. Булган кимчелекләрне төзәтеп бетерәчәкбез. Нигездә, Мәдәният йортлары, клублар кышка әзер.

Китапханәләр системасы җитәкчесе Лилия Дәүләтбаева:

– Авыллардагы китапханәләрнең күбесе клубларда, Мәдәният йортлары биналарында урнашкан. Мәктәп бинасындагылары да бар. Яңа Кишет, Субаш Аты, Шекә, Зур Бирәзә китапханәләре, мәсәлән. Аерым биналар юк. Бергә җылытыла. Начаррак хәлдәгеләре дә бар. Мәсәлән, түбәдән су акканы. Хат юлладым. Авыл җирлекләре булышырга әзер. Тиз арада хәл ителер, дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев