erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Без Рөстәмнең гармунда уйнаганын рәхәтләнеп тыңладык (ВИДЕО)

Район мәдәният йортында җырлы авыллар концертында чыгыш ясады ул.

Белмәгәннәр кем икән бу егет, бигрәк оста уйный, дип сорашып утырдылар. Соңыннан редакциядә дә шул турыда сүз кузгаттык. Безнең баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин: "Безнең Наласа авылы егете Рөстәм Сабиров ул, - дип сөйләде. - Әти-әнисе Мөнир абый белән Әлфия апа икесе дә укытучылар. Өч егет үсте алар. Бар да музыкага хәвәс, сәләтле кешеләр. Әтиләре Мөнир абый шундый. Җырлый да, гармунда да уйный. Бүген дә концертларда катнаша. Рөстәм шәхси эшмәкәр. Тимердән әйберләр ясый. Гаиләсе белән Арчада яши". Без Рөстәмгә уңышлар телибез! Рөстәм, һаман да шулай тамашачыны куандырып яшә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре