Бездән башка беркем дә: бүген һава-десант гаскәрләре көне билгеләп үтелә
Быел аңа нигез салынуга 95 ел тула.
Бүген Арчада Җиңү паркында үтәчәк митингта тантаналы төстә бөтен буын десантчыларга һәйкәл ачылачак.
Үз вакытында зәңгәр берет кигән, шулай ук хәзерге вакытта һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүче миллионнан артык россияле үз бәйрәмен – һава-десант гаскәрләре көнен онытмый, зур бәйрәм буларак кабул итә. “Десантчы булуым белән горурланам...” – аларның һәрберсе шулай ди. Һава-десант гаскәрләренә теләгән һәркем эләгә алмаганлыгын беләбез. Анда гомерен куркыныч астына куеп, төрле җитди сынаулар аша үткән батыр, чыдам һәм көчле ихтыярлы егетләр хезмәт итә. Алар өчен “Бездән башка беркем дә!” дип әйтү гади сүзләр генә түгел, ә тормыш девизы.
Һава-десант гаскәрләре көненең һәр ел 2 августта билгеләп үтелүе очраклы гына түгел. 1930 елда, 95 ел элек бу көнне Воронеж янында Мәскәү округы хәрби-һава көчләре өйрәнүләре барышында СССРда беренче тапкыр бомбардировщиктан парашютлар белән 12 сугышчыдан торган һава десанты төшерелә. Вакыйга гаскәрләрне тиз арада һава аша күчерү мөмкинлеген дәлилли, бу һава-десант частьлары оештыруга башлангыч бирә. Соңрак 2 август һава-десант гаскәрләре көне буларак беркетелә.
Авыр бомбардировщиктан төшкәннән соң, сугышчыларга тиз арада җыелырга, коралланырга һәм сугышчан бурычны үтәү өчен ут позициясен алырга, сугышны яшен тизлеге белән алып баруга күчәргә кирәк була. Өйрәнүләр уңышлы дип табыла. Шул вакыттан Советлар Союзында парашют подразделениеләрен үстерү һәм десант гаскәрләрен булдыру башлана. Башта бу эксперименталь бүлекчәләр була, әмма Бөек Ватан сугышы башлануга инде биш һава-десант корпусы эшли. 1946 елның 3 июнендә десант гаскәрләре рәсми рәвештә аерым гаскәр төренә бүленә, дәрәҗә яулый. Аларның абруе үсә барды.
– 1979 елның декабрендә Витебскидан 103 нче һава-десант дивизиясе һәм аерым 345 нче парашют-десант полкы частьларын Әфганстанның Баграм һәм Кабул аэродромнарына китерү буенча һава-десант операциясе уздырыла. Әфган сугышы (1979-1989) елларында һава-десант гаскәрләре югары бердәмлек күрсәтте. Вертолетлардагы эзләү төркемнәре аеруча нәтиҗәле була, алар 100 - 120 км радиуста яхшы коралланган кечкенә отрядларны тиз арада күчерергә мөмкинлек бирә, төшкәннән соң десантны удар вертолетлар төркеме каплый, бу исә фетнәчеләрне зур көчләр килеп җиткәнче юк итәргә мөмкинлек бирә, – диде “Сугышчан туганлык” җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Кызганыч, әфган җирендә батырлык үрнәкләре күрсәткән десантчылар арасында алган яралардан һәм авырулардан вафат булган якташларыбыз да бар. Алар Идрис Надршин, Марат Сөнгатуллин, Сергей Кислов, Олег Пушкарев, Николай Михайлов, Фәрит Низамов. Бу егетләрнең исемнәре онытылмас. Десантчылар бүген дә илебез мәнфәгатьләрен яклауны дәвам итә. Украинада махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк һава-десант гаскәрләре хәрби батырлык үрнәкләре күрсәтә. Сугышчан бурычларны уңышлы үтәгән өчен 70 десантчыга Россия Герое исеме бирелде. Арча районыннан да солдатлар һәм офицерларның шактые хәзерге вакытта кайнар ноктада. Кызганыч, махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташларыбыз да бар. Алар хәрби хөрмәт белән соңгы юлга озатылды. Менә алар: гвардия подполковнигы Рафаэль Вәлиуллин (“Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде), өлкән лейтенант Сергей Осин (“Батырлык өчен” медале иясе), Данил Тимергалиев, Сергей Белякин, Рүзәл Закиров, Искәндәр Мөбәракшин, Салават Гыйлемханов (барысы да “Батырлык” ордены ияләре, һәлак булганнан соң). Һава-десант гаскәрләре – ул Россиянең горурлыгы, батырлык, ныклык һәм бурычка тугрылык үрнәге. Аларның тарихы, традицияләре һәм заманча хәрби әзерлеге Ватанны саклаучыларның яңа буыннарын илһамландыра. Барлык десантчыларны, аларның якыннарын һәм туганнарын һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйбыз! Аларга иминлек, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев