erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген Мәрзия апа Фәйзуллинага 90 яшь

Балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия апа Фәйзуллинаның олы юбилее.


Районыбызның Шушмабаш авылында туып-үскән , бүгенге көндә Казан шәһәрендә үзенең уңышлы иҗатының куанычлы нәтиҗәләрен күреп, сөенеп һәм горурланып гомер итүче балалар язучысы, шагыйрә Мәрзия Низам кызы Фәйзуллина  олы юбилеен билгеләп үтә.  Мәрзия апага бүген,  11 июнь көнне 90 яшь була. 
Вакыт сизелми дә уза, әле генә кебек,  2015 елның сентябрендә Мәрзия апа кызы Фәридә һәм оныгы Руслан белән Арчага кунакка килде. Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үзенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экспозицияне һәм күргәзмәне ул бик яратып карады. ”Арча” телевидениесе бу очрашу турында аерым тапшыру оештырган иде, аның язмасы музейда саклана. Мәрзия апа андагы чыгышында: ”Кечкенә вакытта һәр балага син кем буласың, диләр бит инде. Мин балалар бакчасында тәрбияче булам, ул шигырьләр, әкиятләр күп белә, ди идем. Хыялым тормышка ашты, беренче шигырьләрем дә төркемгә йөрүче  балалар белән бәйле вакыйгаларга, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары сөйләгәннәргә нигезләнеп язылды. Бик күп иҗат ителде инде, музейда барлык нәшер ителгән китапларымны күреп бик куандым. Минем хезмәтләремне кызым һәм оныгым күрү икеләтә шатлык”,– диде. Аннан соң без Мәрзия апаның туган авылы Шушмабашта булдык,  яңа төзелгән мәчеттә туганнары, авылдашлары, ә  урта мәктәптә укучылар белән очрашуларда катнашты. Мәктәп музеенда балачагы, яшьлек еллары белән бәйле фотоларны, газета–журналларда басылган шигырьләрен, үзе турында язылган мәкаләләрне, китапларын күреп бик дулкынланды һәм: ”Бүген үземне иң  бәхетле кеше дип уйлыйм, туган ягымда онытмауларына, минем иҗатымны балаларга өйрәтүләренә куанам да , горурланам да. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, якташларым!” – дигән иде Мәрзия апа. 
  Мәрзия Фәйзуллина яшьтән үк балалар бакчасында нәниләр, милициянең балалар бүлегендә яшүсмерләр, халык судында балалар һәм әти-әниләр белән эшләү тәҗрибәсе туплап, шул ук вакытта читтән торып Мәскәүнең Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлап, балалар шигъриятенә кыю адымнар белән килеп керде. Берничә буын балалар, шулай ук өлкәннәр дә, Мәрзия апаның шигырьләрен укып туган илне, туган телне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә, үзара дус-тату яшәргә өйрәнделәр. Бүген алар үз балаларына һәм оныкларына якташыбызның шигырьләрен укыйлар. “Гөлнар мәктәпкә бара”, “Чәчәкләр сәгате”, “Мияубикә”, “Ике көрәк”, “Салават күпере”, “Нәни булышчы”, “Зур дулкыннар”, “Чебиләр зарядкасы”, “Энҗе чәчәк” һәм башка шигырьләр җыентыкларын, ә алар 30га якын, балалар яратып укый һәм истә калдыра, ә зурая төшкәч һәркем “Чиккән яулык”, “Сугыш юлларының тузаны”, “Гаилә әлифбасы” кебек китапларын укып тормыш дәресләре алалар.

ТӘРБИЯЧЕ АПА
Апа белә бар нәрсәне,
Апа белән күңелле.
Ул аңлата ачык итеп
Безгә таныш түгелне.

Ул өйрәтте чәчәкләрнең 
Матурларын сайларга,
Күке булып кычкырырга,
Кошлар булып сайрарга. 

Агачларны, чәчәкләрне 
Ничек итеп танырга;
Җиләкләрне, гөмбәләрне
Кайдан, ничек табарга.

Ничек шөпшә, кигәвеннән
Аерырга бал кортын;
Кайсы чага авырттырып,
Касы тешли астыртын.

Апа белә бар нәрсәне, 
Апа белән күңелле.

СУГАН ТУРАГАНДА
Ашка салырга суганның 
Сайлап алдым олысын.
Әрчи башлагач еладым,
Килмәсә дә елыйсым.
Күзгә керә әчесе,
Ничек кенә әрчисе?!
Әрчүен әрчедем инде,
Эшнең бетте зурысы.
Пычак белән вак-вак итеп
Калды аны турыйсы.
Ашка суган турыйм мин, 
Көлә-көлә елыйм мин!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Мәрзия Фәйзуллина еш кына әнә шундый гади һәм гадәти, әмма бик тирән мәгънәле вакыйгаларга мөрәҗәгать итә. Һәр очракта да ул нәни сабый күңелен, кичерешләрен белеп, тоеп яза. Шулай да, шагыйрәнең иң яраткан темасы – йорт хайваннары, кош-кортлар, урман җәнлекләре тормышы. Сабый күңелен ачып керергә булышучы ачкычны дөрес тапкан ул. Чынлап та, балалар беренче тормыш дәресләрен күбрәк әнә шул җәнлекләр, кош-кортлар холык-фигыленә карап үтәләр, тирә-юньгә мөнәсәбәтләрен шул мияубикәләр, тавык-чебешләр, күгәрчен-каргалар, хәтта сазлык бакалары тәртибе буенча билгелиләр”, – дип язды язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов. 

ЧЕБИЛӘР
Тышта бик җылы булса да,
Тун кигәннәр чебиләр.
Яңа гына тусалар да,
Йөгерешеп йөриләр.

Эремчек, тары ярмасы,
Суалчан яраталар.
Суалчан дип ботинкамның
Бауларыннан  тарталар.

Көш-көш дигәч китсәләр дә,
Тагын килеп тарталар.
Тарта-тарта ботникамның 
Бауларын чуалталар.

КАЗЛАР
Рәт-рәт басып, тәртип саклап,
Казлар күлгә баралар.
– Казлар, кая киттегез? – дип 
Сорау бирә балалар.
Казлар бар да бер тавыштан:
– Елга-га-га-га... –диләр.
– Ул елга түгел – күл! – дигәч,
– Ул ага...  ага... – диләр.

Мәрзия апа Фәйзуллина Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган  Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты. Аның шигырьләре рус, үзбәк, чуаш, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән һәм зур тиражлар белән басылган. “Әдибәнең иҗаты нәниләрдән башлап, олы яшьтәге мәктәп балаларына адресланган, күп яклы, гыйбрәтле иҗат. Фольклордан, татар халык иҗатыннан килә торган мамыклы агым, халык традицияләрен дөрес һәм уңышлы  куллану шигырьне кешелекле, психологик яктан тирән итә”, – дип аның хезмәтләрен бәяләгән Татарстанның халык язучысы, якташыбыз Гариф Ахунов. 
           Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Мәрзия Фәйзуллинаның иҗаты белән даими кызыксынып торабыз, аның шигырьләре әле дә  төрле газета-журналларда даими  басылып килә. Мәрзия апа туган авылы Шушмабаш белән элемтәдә булды,  мәктәп балалары белән очрашуларда бик теләп катнашты. Аның тормыш юлы һәм иҗаты турында ТНВ телеканалы “Әдәби хәзинә” тапшыруы эшләде һәм анда Шушмабаш урта мәктәбе укучылары Мәрзия апаның шигырьләрен бик яратып башкардылар. 
Хөрмәтле якташыбыз Мәрзия апа Фәйзуллинаны әдәбият сөючеләр исеменнән туган көне –олы юбилее белән тәбрик итәбез, аны якташларының кайнар хисләре һәрчак җылытып, илһамландырып торсын. Киләчәктә дә туган җиребезгә булган хөрмәт хисләре, балаларны яратуы аңа көч-куәт өстәп, алдагы көннәрендә яшәү көче бирсен.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X