Биектау юлындагы юл һәлакәтендә Мари Эл кешесе вафат
Ир-ат алган тән җәрәхәтләреннән вакыйга урынында вафат була
Кичә Биектау районы Дөбъяз авылы янында зур юл-транспорт һәлакәте була, дип хәбәр итә KAZANFIRST басмасы.
Һәлакәт кичә, көндезге 12 сәгатьтә, Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә юлында була.
Бәрелгән “ВАЗ-2110” машинасында 48 яшьлек Марий Эл Республикасы Волжск районы кешесе була. Ул Каменка шифаханәсеннән Дөбъяз юлына таба бара.
KAZANFIRST басмасына ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, йөртүче каршы як полосага чыга һәм КАМаз белән бәрелешә. “ВАЗ” йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында вафат була. “КАМаз” йөртүчесе зыян күрмәгән.
https://kazanfirst.ru/news/520660
Фото социаль челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев