Бинаның мәйданы роль уйнамый... (+фото)
Бинаның мәйданы нинди булуы роль уйнамый.
Югары Пошалым халкы сәнгатьне бик ярата. Клубларында үткән һәр мәдәни чарага күпләп киләләр, рәхәтләнеп карап, алкышлап утыралар. Мәдәният хезмәткәрләре дә үзләренә ошаган. Уч төбе кадәр генә клубларында ниләр генә оештырмыйлар. Эшләгән кеше өчен бинаның мәйданы нинди булуы роль уйнамый. Хезмәтнеңне яратып, күңел биреп башкарырга кирәк. Әле күптән түгел үткәрелгән бәйрәм концерты да искиткеч булда. Үз һәвәскәрләре дә, килгән кунаклар да чыгыш ясады. бу чара үткән бәйрәмнәр белән бергә ТАСССРның 100 еллыгы уңаеннан да оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев